Нәзарәтнең “Зәкят” фонды янәдән сукбай һәм мохтаҗларны ашата башлады

11 декабрь 2020 ел 13:15
Нәзарәтнең “Зәкят” фонды янәдән сукбай һәм мохтаҗларны  ашата башлады

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды янәдән мохтаҗлар өчен ачык һавада хәйрия ашлары уздыруны башлап җибәрде. Бушлай кайнар ризык порцияләре бүгеннән башлап һәм һәр изге җомга көнендә 10.30-да гадәттәгечә Казанның Борһан Шаһиди урамындагы скверда (Борһан Шаһиди урамы, 26) таратылачак. Мохтаҗларга салат, кайнар беренче һәм икенче аш, ипи, чәй тәкъдим ителә. Бүген “Зәкят” фонды хезмәткәрләре бер сәгать дәвамында илледән артык мохтаҗ һәм сукбай кешене ашатты.

Хәйрия ашларында катнашучылар – йортсыз-җирсез калганнар, ятимнәр, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чиклеләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләр. «Зәкят» хәйрия фонды шулай ук волонтёрларны әлеге акцияне оештыруда ярдәм итәргә чакыра. Теләге булган һәркем бу изге эштә катнаша ала. Моның өчен 225-33-22 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана