Бүген, рабигыль-ахир аеның 26-нчы көнендә (11-нче декабрьдә), Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында төзекләндерүдән соң Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында урнашкан, 1769 елда төзелгән борынгы таш мәчет тантаналы рәвештә ачылды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Әтнә районы Ленин исемендәге совхоз җитәкчесе Илгиз Хәйруллин һ.б. катнашты.
Чара Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Аннары беренче булып Татарстан Президенты сүз алды. Ул бүгенге шатлыклы җыелышны бөтен татар халкы өчен зур тантана дип атады, Бәрәскә авылы халкына котлауларын, ә мәчетне төзекләндерүдә катнашкан һәркемгә үзенең рәхмәтен җиткерде. “Киләчәктә дә безнең республикабызда мәчетләр гөрләп торсын. Мәчеткә яшьләрне тартырга кирәк, яшьләр дә йөрсен”, – дигән теләген белдереп, Рөстәм Нургали улы мәчетнең татар халкы тормышындагы әһәмиятен ассызыклады, аны гореф-гадәтләрне саклаучы һәм укыту урыны дип тә атады.
Алга таба Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылының 1769-нчы елгы мәчетне реставрацияләү хәйрия фондын гамәлгә куючы Илгиз Хәйруллинга сүз бирелде:
– Әлеге мәчетне төзекләндерү безнең авыл өстендә зур бурыч булып тора иде. Бүген, Аллага шөкер, без бу бәхетле көнгә ирештек. Монда җыелган һәр кешенең дә бу мәчетнең шушы матур халәткә килүендә үз өлеше бар. Һәркайсыгызга да Аллаһы Тәгаләнең олуг рәхмәтләре яусын! Мәчетнең иң төп бизәге – намаз укучылар. Безгә шушы мәчетне тутырып намазларга йөрергә язсын!
Мәдәни мирас бинасы булган мәчет рәсми рәвештә ачылганнан соң, кайткан кунаклар һәм җыелган халык беренче җомга намазына узды. Күп еллар укылмый торганнан соң тарихи мәчеттә беренче вәгазьне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде. Җомга вәгазе игелекле гамәлләр кылу, Аллаһы юлында ихласлы булу, тырышлык күрсәтү хакында барды. “Мәчетне төзекләндерү өчен күп кеше тырышлык куйган, – дип искәртте Камил хәзрәт. – Аларның бу саваплы эшкә күпме көч киткәнен алар үзләре һәм Раббыбыз гына белә. Ул гына безнең игелекләрне Күрүче һәм әҗер-савапларны Бирүче. Шуңа күрә хәерле гамәлләрне кешеләрдән рәхмәт ишетү өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен башкарырга кирәк”. Фикерен йомгаклап мөфти хәзрәт имам Шәфигыйның сүзләрен китерә: “Син барча кешеләрне дә разый итә алмаячаксың. Шул сәбәпле, Раббың белән элемтәңне ныгыт. Раббың белән араң яхшы булганнан соң, кешеләргә игътибар итмә”.
Хак сүзләр! Еш кына, хәерле гамәлләр кылуга карамастан, кешеләр бер-берсеннән гаеп табарга ашыга. Шуңа игелекләрне мактау яки рәхмәт сүзләрен ишетү өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен генә башкарырга кирәк. Ә тәнкыйть турында имам болай әйткән:
“Көлгән идем, нигә оялмыйсың, диделәр, елаган идем, нигә елмаймыйсың, диделәр.
Көләч йөзле булган идем, икейөзле, диделәр. Йөземне бозган идем, чын йөзе күренде, диделәр.
Эндәшми торган идем, теле тотылган, диделәр. Сөйләшкәч, күп сөйләшә, диделәр.
Йомшак булган идем, куркак, диделәр, көче булса, җавап бирер иде, диделәр.
Кыюлык белән җавап биргән идем, акылга җиңел, диделәр. Акыллы булса, шул хәтле кыю булмас иде, диделәр.
Юк дисәм, хыянәтче, диярләр. Алар белән бер фикердә булсам, ялагай, диярләр.
Аңладым ки: кеше ризалыгы артыннан күпме генә чапсам да, тәнкыйтьтән котыла алмам”.
Камил хәзрәт Аллаһ Тəгалə Үзе риза булырлык гамəллəр кылырга насыйп кылсын, игелекләребез өчен Раббыбыз савапларын арттырсын, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен бирсен дип теләкләрен җиткерде. Соңыннан җәмәгать җомга намазын укыды.
1769 елда төзелгән Түбән Бәрәскә мәчете Төбәк күләмендә әһәмияткә ия булган мәдәни мирас һәйкәле булып тора. Ул – Казан ханлыгы чорыннан соң татар җирендә төзелгән беренче таш мәчет.
XVIII гасыр архитектура һәйкәле саналучы таш мәчет Ибраһим бин Йосыф морза акчасына салынган. "Петербург бароккасы" стилендә корылган. Шунысы да кызыклы, Казандагы моңа охшаш "Мәрҗани" мәчете 1770 елда, Бәрәскә авылындагы мәчеткә караганда бер ел соңрак ачыла.
Бәрәскә мәчете төзелү турында Шиһабетдин Мәрҗани “Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр” исемле танылган тарихи хезмәтендә язып калдыра: “Авыл уртасындагы таш мәчетне шул авыл кешесе Ибраһим бине Йосыф бине Әснай бине Исәнкол бине Борнагыл 1183(1769) ел азагында бик нык итеп, баскычларын чуеннан ясатып салдырган”.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте.