Казанда дүрт мәзһәб карашы буенча ислам нигезләре энциклопедиясе дөнья күрде

16 декабрь 2020 ел 13:40
Казанда дүрт мәзһәб карашы буенча ислам нигезләре энциклопедиясе дөнья күрде

Казанда “Ислам нормалары һәм кагыйдәләре энциклопедиясе” («Энциклопедия норм и правил Ислама») китабының төзәтелгән дүртенче басмасы дөнья күрде. Әлеге җиде өлештән торган китапның авторы – танылган мөселман дин эшлеклесе Габдуррәүф хәзрәт Зәбиров. Басмада ислам дине нигезләре дүрт мәзһәб күзлегеннән чыгып яктыртыла. Китап 832 биттән тора, ул 2 мең данә тираж белән басылды.

Китапның беренче өлешендә Ислам нигезләре темасы, дин төшенчәсе, кешенең барлыкка килү тарихы, аның бу дөньяга килүе, дөньядагы урыны һәм җаваплылыгы карала.

Икенче өлешендә дин нигезләренә, һәрбер мөэмин-мөселман белергә тиешле гакыйдә мәсьәләләренә игътибар бирелә.

Өченче өлештә кешенең, аның әйләнә-тирәсенең эчке һәм тышкы чисталыгы темасы күтәрелә.

Дүртенчедә – намаз, аның нигезләре һәм догалар.

Бишенче өлештә ураза, аның төрләре, нигезләре һәм хикмәте бәян кылына.

Алтынчыда зәкят һәм фитыр сәдакасы турында сөйләнә, җир өстендә һәм җир астындагы байлыкларның зәкяте билгеләнгән: акча, алтын һәм көмеш запаслары, товарлар, хайваннар һәм җыеп алынган уңыш. Шулай ук зәкят бирүнең җәмгыять тормышына керткән уңай йомгаклары карала.

Җиденче өлештә хаҗ, гомрә һәм Корбан темалары тикшерелгән. Монда хаҗда үтәлә торган гыйбадәтләргә кагылышлы күп мәгълүматлар бирелә.

Әлеге энциклопедик характердагы китап һәрбер мөселман кешесе өчен әһәмиятле белемнәрне үзендә туплаган һәм ислам дине белән кызыксынучылар, дин нигезләрен өйрәнүчеләр өчен бик файдалы чыганак булып хезмәт итәчәк. Басманы Казанның “Миргазиян” мәчетеннән сатып алырга мөмкин. Мәчетнең телефон номеры: +7 (843) 562-45-25. Автор Габдуррәүф хәзрәт Зәбировның телефон номеры: +7962562-69-07, +7962562-69-18.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана