Бөгелмә имамнары 3-нче тикшерү изоляторында булды

16 декабрь 2020 ел 14:37
Бөгелмә имамнары 3-нче тикшерү изоляторында булды

Кичә Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары Бөгелмә шәһәренең 3-нче тикшерү изоляторында булып кайтты. Очрашу барышында Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов төзәтү учреждениесе китапханәсенә Коръән мәгънәләренең татар теленә  тәрҗемәсен – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын тапшырды. Шулай ук 2021 ел өчен мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәрне күрсәтеп Бөгелмә мөхтәсибәте тарафыннан чыгарылган стена календаре, намазлыклар, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Ислам в 75 уроках” дип исемләнгән китабы тапшырылды. Аннары имамнар намаз уку бүлмәсен карады. Гыйбадәт кылу бүлмәсе гаепләнүчеләргә һәм тоткыннарга дини бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә. Дин әһелләре барлык шартлар тудырылган ана һәм бала бүлмәсен карады, яңа туган балага исем кушу йоласын үткәрде. Очрашу ахырында имамнар төзәтү учреждениесенең камерасында булды һәм тоткыннар белән аралашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана