Казанда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы ачылды

17 декабрь 2020 ел 12:37
Казанда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы ачылды

Бүген, җөмәдел-әүвәл аеның 2-нче көнендә (17 декабрьдә), Россия ислам институтында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча ислам уку йортлары студентлары арасында XIII Бөтенроссия олимпиадасы ачылды. Әлеге чараны Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды белән бергәлектә оештыра.

Олимпиаданың максаты – ислам фәннәрен һәм гарәп телен өйрәнүдә сәләтле студентларны ачыклау. Олимпиадада Татарстан, Дагыстан, Чечня, Кабарда-Балкар, Мордовия, Карачай-Чиркәс, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдән егермедән артык мөселман уку йорты студентлары катнаша.

Олимпиадада катнашучылар бүген Россия ислам институтында өйләгә кадәр “Гарәп теле”, “Дин нигезләре”, “Ислам хокукы”, “Мәдрәсәләрдә ислам хокукы” номинацияләре буенча Олимпиаданың язмача биремнәрен эшли. Өйләдән соң шәкертләр Коръән уку һәм телдән сөйләм буенча биремнәр башкарачак. Конкурсантлар Коръәнне дөрес һәм матур итеп укый белергә, гарәпчә сөйләм күнекмәләрен күрсәтергә тиеш булачак.

18 декабрь көнне сәгать унда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Олимпиадада җиңүчеләрне һәм призлы урыннар алучыларны бүләкләү тантанасы узачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана