Мөфтинең җомга нәсихәте: "Хөсетлек - бик борынгы чир"

18 декабрь 2020 ел 08:54
Мөфтинең җомга нәсихәте: "Хөсетлек - бик борынгы чир"

Хөрмәтле җәмәгать! Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дип әйткән: «Көнчелектән сакланыгыз. Дөреслектә, утынны янгын ашаган кебек, көнчелек тә изгелекләрне ашыйдыр». Хөсетлек - бик борынгы чир. Хөсетлекнең ахыры – Аллаһы Тәгаләгә көферлек, ә башы – яхшылыкны, нигъмәтне теләмәү. Хәтта, галимнәр: «Көнчелек -  Аллаһыга каршы чыккан беренче гөнаһ», – дигән. Һәм бу чыннан да шулай. Хөсетлек чире кешене зур авырлыкларга китерә, аның тормыш ямен бетерә, гөнаһлар, бозыклыклар дөньясына этәрә. Хәтта мөселманнар арасында булган матур гына намаз, уразалар тоткан җирдән кинәт дошманлашып, төрле сүзләр таратып, вөҗдан пычратучыларның сәбәбе көнчелек була. Раббыбыз безне көнчелек чиреннән сакласын! 

Хәерле Җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана