Казанда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр

18 декабрь 2020 ел 15:03
Казанда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген, җөмәдел-әүвәл аеның 3-нче көнендә (18-нче декабрьдә), Россия ислам институтында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча ислам уку йортлары студентлары арасында XIII Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Олимпиадада Татарстан, Дагыстан, Чечня, Кабарда-Балкар, Мордовия, Карачай-Чиркәс, Түбән Новгород, Уфа һәм башка шәһәрләрдән егерме дүрт мөселман уку йортыннан студентлар катнашты. Алар кичә көн дәвамында язмача биремнәр эшләде, дөрес һәм матур итеп Коръән укыды һәм телдән сөйләм осталыгын күрсәтеп көч сынашты. Җиңүгә иң лаеклы студентлар РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин кулыннан планшет, айфон, ноутбук, “акыллы сәгать” кебек бүләкләр алды.

Белемнәрне сынау ярышында иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләрне бүләкләү чарасы Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Аннары сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул барлык гамәлләрне Аллаһы ризалыгы өчен эшләргә кирәклекне искәртте, аннары катнашучыларга диндә хикмәтле булуның әһәмиятен ассызыклап, нәсыйхәтләрен җиткерде. “Исламны хикмәт белән аңлатырга кирәк. Аллаһ хикмәт биргән кешегә бик күп хәер биргән. Аллаһы Тәгалә белем генә биреп калмыйча, алган белемнәр белән куллану, аны тарату өчен дә мөмкинлекләр бирсә иде. Гамәлсез гыйлем җимеш бирми торган агачны хәтерләтә. Спорт уеннарында катнашканда көч сарыф ителә, ә олимпиадага әзерләнеп, укып алган белемнәр киләчәк буыннар өчен хезмәт итәчәк. Аллаһ барыбыздан да разый булсын”, – дип теләкләрен җиткерде ул.

Рәсми чыгыштан соң мөфти хәзрәт үз исеменнән махсус бүләк тапшырды. Әлеге кызыксындыру призына “Гарәп теле” номинациясе буенча IV урын яулаган шәкерт – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең III курс студенты Рамазан Сабиров лаек булды. Ул Арча районы Яңа Кенәр авылыннан, мәдрәсәдә барлык фәннәрне яхшы үзләштерүе һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашуы белән аерылып тора. Мөфти кулыннан шәкертнең бүләген аның укытучысы Равил хәзрәт Бикбаев кабул итеп алды. Әлеге ноутбук бүген җомга намазыннан соң шәкерткә тантаналы шартларда тапшырылачак.
Алга таба шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Илнур Шакиров, әлеге мөһим чараның 13 ел рәттән башкалабызда үтүен билгеләп, кызыксындыру бүләкләрен тапшырып узды.

Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин “Гарәп теле”, “Дин нигезләре”, “Ислам хокукы”, “Мәдрәсәләрдә ислам хокукы” номинацияләре буенча I, II, III урыннарны яулаучыларны бүләкләде.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге түбәндә беркетелгән файлда.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана