Мөфти Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру буенча киңәшмә эшендә катнашты

18 декабрь 2020 ел 17:13
Мөфти Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру буенча киңәшмә эшендә катнашты

Бүген, җөмәдел-әүвәл аеның 3-нче көнендә (18-нче декабрьдә), 2021 елда Татарстан Республикасында «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы»на әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча советның берләштерелгән утырышы узды. Аның эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Киңәшмә эше кысаларында катнашучылар көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча докладлар һәм чыгышлар тыңлады. Аннары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегатлар 2021 елда Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру буенча төп чараларның республика планы проектын хуплады. Моннан тыш, катнашучыларга Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру буенча төп чараларның республика планы тәкъдим ителде. Аерым алганда, киләсе елда төрле милли бәйрәмнәр, фестивальләр, конкурслар, айлыклар, күргәзмәләр, конференцияләр, семинарлар һ.б. үткәрү ниятләнә.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотолары файдаланылды

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана