Мөфти һәм Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Исламны кабул итүгә 1100 еллыкны бәйрәм итү турында фикерләште

18 декабрь 2020 ел 21:05
Мөфти һәм Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Исламны кабул итүгә 1100 еллыкны бәйрәм итү турында фикерләште

Бүген, җөмәдел-әүвәл аеның 3 нче көнендә (18 декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, ТР МДН аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов, Татарстан мөфтиенең мәгълүмат сәясәте буенча киңәшчесе, "Хозур" нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты. Очрашу Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүнең оештыру мәсьәләләренә багышланган иде.

Җитәкчеләр әлеге чараны дәүләт дәрәҗәсендә үткәрүнең иң кулай һәм нәтиҗәле форматлары буенча фикер алыштылар, аның концепциясе һәм төп юнәлешләре турында сөйләштеләр һәм үткәрелүче чаралар исламны зур тарих һәм тынычлык дине, Россия халыкларының күпгасырлык традициясе буларак ачып салырга тиеш, дип ассызыкладылар.

Михаил Мишин Россия белән ислам дөньясы арасындагы элемтәләрне ныгыту максатыннан, Мәскәүдә халыкара дәрәҗәдәге зур фәнни конференцияләр үткәрүдә кызыксынуы турында хәбәр итте. Ул шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларга яшьләрне җәлеп итү буенча эшне көчәйтү теләген белдерде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Михаил Николаевичка Нәзарәткә килгәне һәм тәкъдимнәре өчен рәхмәт белдерде, аларны хуплады һәм ТР Диния нәзарәтенең 1100 еллыгы кысаларында чаралар оештыру буенча аерым планнары белән уртаклашты. Ул ассызыклаганча, халыкара чаралар уздыру, бер яктан, Россиягә ислам илләренең кызыксынуын арттырачак, ә икенче яктан - илебезне Ислам дөньясының бер өлеше итеп күрсәтәчәк, мөселман дәүләтләре белән элемтәләрне ныгытачак һәм алар белән фәнни-дини, мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлек үстерергә мөмкинлекләр тудырачак.

Очрашу барышында Камил хәзрәт Михаил Николаевичка ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан чыгарылган рус телендәге «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасын һәм  аның аудиоверсиясен бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана