Россия ҖҮФХ каршындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышында Нәзарәтнең «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы югары бәяләнде

25 декабрь 2020 ел 17:19
Россия ҖҮФХ каршындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышында Нәзарәтнең «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы югары бәяләнде

22 декабрьдә Мәскәүдә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте каршындагы Иҗтимагый советның җинаять-башкарма системасы эшчәнлеге проблемалары буенча йомгаклау утырышы узды.

Чарада Россия ҖҮФХ директоры Александр Калашников, Россия ҖҮФХ директоры урынбасары Валерий Балан һәм Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты. Утырыш Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, халык артисты Владимир Меньшов рәислегендә узды.

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институты һәм Мәскәү дәүләт лингвистика университетының деструктология лабораториясе фәнни хезмәткәре Шамил Кашаф үз чыгышында «Россия ҖҮФХнең башкарма системасы учреждениеләрендә тотылучы гаепләнүчеләрне һәм хөкем ителүчеләрне рухи яктан агарту» темасына чыгыш ясап, игътибарны Казанда нәшер ителгән саллы «Калям Шариф. Перевод смыслов» хезмәтенә юнәлтте. Ул шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан чыгарылган китапны Россия Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең ведомство карамагындагы ваклап сату интернет-челтәре хезмәтеннән файдаланучы иректән мәхрүм ителүчеләргә илтеп җиткерү юлларын карарга тәкъдим итте (https://фсинмагазин.рф һәм башка ресурслар аша).

– Быел Коръән мәгънәләрен рус теленә тәрҗемә итү буенча "Калям Шариф. Перевод смыслов” уникаль хезмәте басылып чыкты, - диде, Шамил Кашаф, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең  әлеге басмасын А.П.Калашниковка һәм утырыштагы башка кешеләргә тәкъдим итеп. – Татарстанлыларның хезмәте Махачкалада Дагыстан мөфтие Әхмәд Абдуллаевның югары бәяләмәсенә лаек булды, ул “кануни карарлар нигезендә киң җәмәгатьчелеккә изге Коръән сүрәләренең төп мәгънәсен тәрҗемәдә барлык кешеләр дә аңларлык итеп җиткерә” дип хәбәр әйтелде.

Татарстан башкаласында мөселманнарның Изге китабының рус теленә тәрҗемәсе басмага җиде елга якын вакыт дәвамында әзерләнде. “Бу Россия татар дин галимнәренең инкыйлабка кадәр көчле булган мәктәбенең яңадан торгызылуын раслаучы чираттагы дәлил булып тора", – дип билгеләп үтте Ш.Кашаф.

– «Калям Шариф. Перевод смыслов» хезмәте Россия Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең ведомство карамагындагы кибетенә дә куелса иде. Әлегә анда азербәйҗанлы философ-дин белгече Эльмир Кулиевның Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе генә бар. Әлеге хезмәтне тыю һәм Россиядә тыелган әдәбият исемлегенә кертү таләбе турында еш ишетелә, - дип өстәде Иҗтимагый совет әгъзасы. – Минем бу тәкъдимем Россиянең җинаять-төзәтү системасында ваклап сатуны тәэмин итүче тиешле хезмәт тарафыннан игътибарга алыныр дип өметләнәм.

Чечен Республикасы Мөфтиенең киңәшчесе хезмәтен дә башкаручы Ш.Кашаф билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә пенитенциар системага караган учреждениеләрдә яңадан тәрбияләнә торган мөселманнар төрмә китапханәләренең мөселман китаплары белән тәэмин ителешендә әллә ни авырлык кичерми. Әмма ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән, гарәп телендәге аятьләр факсимилесы һәм рус теленә тәрҗемәсе дә булган Коръәнгә күп төрмәләр һәм төзәтү колонияләрендә дин тотучылар тарафыннан ихтыяҗ зур булачак. Эксперт сүзләренчә, пенитенциар системаның китапханә фондын террористик оешмаларның деструктив идеяләре булмаган һәм дини лозунглар астында экстремистик көч куллануны һәм радикализмны пропагандаламаган Ислам әдәбияты белән тулыландыру максатларында, Россия Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәте, һичшиксез, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкләгән Татарстан мөфтияте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә алыр иде. Бүгенге көндә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Россия Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән системалы эш алып бара.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән берлектә, экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан, республика төзәтү колонияләрендә җәза срогын узучы мөселманнарына актив аңлату эшләре алып бара. Хәзерге вакытта республиканың барлык колонияләрендә дә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр бар, аларда махсус әзерләнгән имамнар эшли. Алар тоткыннарга дини тәрбия бирү белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дин белән бәйле сорауларга җавап бирәләр, Коръән өйрәтүдә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә дә уза. Төзәтү колонияләре китапханәләре ТР Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортының дини әдәбияты белән тулылана. Колонияләр Корбан бәйрәмендә ит, Рамазан аенда ифтарлар үткәрү өчен азык-төлек белән тәэмин ителә.

«Калям Шариф. Перевод смыслов» хезмәте Коръәннең ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән икенче мәгънәви тәрҗемәсе булып тора. Беренче мәгънәви тәрҗемә татар телендә әзерләнгән иде. Әлеге хезмәт Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Әлбир Крганов, Иваново өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Фәрит Ляпин, Омскида Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нафигулла Аширов, шулай ук илнең башка мөселман дин әһелләре тарафыннан яхшы каршы алынды. Кырыкка якын белгеч (мөселман дине белгечләре, Ислам теологлары, тарихчылар, лингвистлар, тәрҗемәчеләр һ.б.) җәлеп ителгән хезмәтнең дөнья күрүе республика, татар халкы һәм бөтен төбәк тарихындагы иң мөһим чор –ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм иткән вакытка туры килде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана