Казанда джиу-джитсу буенча Татарстан чемпионаты уза

26 декабрь 2020 ел 13:00
Казанда джиу-джитсу буенча Татарстан чемпионаты уза

Бүген, җөмәдел-әүвәл аеның 11-нче көнендә (26-нчы декабрьдә), «Ак барс» көрәш сараенда джиу-джитсу буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасы чемпионаты уза. Төп оештыручылар – ТР Джиу-джитсу Федерациясе белән бергәлектә ТР мөселманнары Диния нәзарәте, “Әхмәд” көрәш клубы. Әлеге ярышта 126 спортчы көч сынаша, иң күп катнашучы Татарстаннан – барлыгы 76 кеше. Чемпионатның төп максаты һәм бурычлары булып – Татарстанда яшәүчеләр арасында физик тәрбия һәм спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәләтле спортчыларны ачыклау, аларның спорт осталыгын күтәрү, Россия чемпионатында катнашу өчен Татарстан җыелма командасын сайлап алу. 

Ярышта шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин,  мөфтият хезмәткәрләре, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләре көч сынашты. Моннан тыш, рәсми ачылышта ТР Джиу-джитсу Федерациясе җитәкчесе Айрат Кәлимуллин Бөтенроссия һәм республика турнирларын үткәрүне оештыруга керткән өлеше өчен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт хаты тапшырды.

Ярышларда тиешле әзерлеккә ия, көрәш кагыйдәләрен белгән, табиб рөхсәте булган ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша. Ярышлар JJIF Джиу-джитсуның халыкара кагыйдәләре буенча үткәрелә. 

Не-Ваза категориясендә ак һәм зәңгәр пояслы ир-атлар түбәндәге үлчәү категориясендә көч сынаша: 56, 62, 69, 77, 85, 94 кг кадәр һәм 94 кг югарырак. 

Хатын-кызлар өчен үлчәү категорияләре 45, 48, 52, 57, 63, 70 кг кадәр һәм 70 кг югарырак.

Ярышта 35-44 һәм 45 яшьтән югарырак ветераннар да көч сынаша. 

Җиңүчеләр медальләр һәм дипломнар бүләкләнәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана