ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ислам буенча бушлай дәресләргә чакыра:
- Ислам нигезләре (сишәмбе: 15:00-17:00);
- татарларда Ислам тарихы (пәнҗешәмбе: 17:00-19:00);
- малайлар һәм кызлар өчен Коръән өйрәнү, аерым төркемнәр (шимбә, якшәмбе: 13:00 – 15:00).
Моннан тыш, фонд мөслимәләргә фитнес белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудыра (чәршәмбе: 11:00-12:00, шимбә: 14:00 – 15:00). Шулай ук бу бинада тәһарәт алу һәм намаз уку өчен барлык шартлар да бар.
Мәгълүматны ачыклау өчен проектның координаторы Гүзәлия Вәлиулла кызы белән +7 (927) 473-07-29 телефоны буенча элемтәгә керергә мөмкин.