“Таян Аллага” әдәби бәйгесе игълан ителә

28 декабрь 2020 ел 10:36

Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм “Идел” журналы белән берлектә янәдән “Таян Аллага” Бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә. Әлеге конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлеген үстерү максатыннан уздырыла.

Каләм тибрәтүче яшүсмерләрне, яшьләрне ачыклауны, башлап язучыларга иҗади үсеш өчен шартлар булдыруны күздә тоткан бәйге өч этапта үтә. 1-нче этап – әсәрләрне җыю – 2021 елның 10 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр барачак. 2-нче этапта – жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү (1 май – 30 июнь), 3-нче этапта җиңүчеләрне билгеләү (2021 елның сентябре) булачак.

Бәйгедә 10 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Төп шарт булып аларның иҗади эш белән профессиональ шөгыльләнмәүләре тора.
Бәйге шигърият, чәчмә әсәр, драматургия, публицистика 4 номинацияләрендә уза. Конкурска тәкъдим ителә торган әсәрләрне һәм мәкаләләрне, татар әдәби телендә язып, электрон вариантта tatarkonkurs@mail.ru почта тартмасына юлларга кирәк. Авторлар эшләрен дүрт номинациянең берсенә генә җибәрә ала, ягъни бер автор бары бер генә номинациядә катнаша ала. Бәйгедә катнашучылар, әсәрләр белән бергә, үзләре турында кыскача мәгълүматны, адресларын һәм телефон номерларын да җибәрергә тиеш.

Исегезгә төшерәбез: 2010 елдан башлап үткәрелә торган “Таян Аллага” әдәби бәйгесен танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәрде. Бәйгегә йомгакны «X Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе вакытында ясау көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана