Бүген, җөмәдел-әүвәл аеның 13-нче көнендә (28-нче декабрьдә), ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин джиу-джитсу буенча Татарстан чемпионатында катнашкан "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашты. Әлеге ярышта 3 катнашучы призлы урыннар яулады – 62 кг үлчәү авырлыгында II курс шәкерте Абдулгани Джураев – I урын, шул ук үлчәү авырлыгында II курс шәкерте Гомәр Сатторов III урын, 69 кг үлчәү авырлыгында I курс шәкерте Киёмиддин Киёмов II урын алды. Егетләр чемпионаттан алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, киләчәктә ярышларга әзерләнү буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр. Мөфти хәзрәт очрашуда катнашучыларга истәлек бүләге итеп "Хозур" нәшриятында гарәп телендә басылган "Нур әл-идах вә нәҗәт әл-әрвах" китабын бүләк итеп бирде.
Мөфти Татарстан чемпионатында җиңү яулаган “Мөхәммәдия” шәкертләре белән очрашты
28 декабрь 2020 ел 15:21
Соңгы яңалыклар
Казанда VII “Мәхәллә” мөселман лидеры мәктәбе ачылды. Беренче лекцияне Татарстан Мөфтие укыды
22 декабрь 2020 ел 15:50
Игътибар! Журналистлар өчен “Динем – Ислам, милләтем – татар” иҗади бәйгесенә гаризалар тапшыруга ун көн калды
20 декабрь 2020 ел 09:20
Мөфти һәм Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Исламны кабул итүгә 1100 еллыкны бәйрәм итү турында фикерләште
18 декабрь 2020 ел 21:05
Мөфти Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру буенча киңәшмә эшендә катнашты
18 декабрь 2020 ел 17:13
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы