Бүген, җөмәдел-әүвәл аеның 13-нче көнендә (28-нче декабрьдә), ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин джиу-джитсу буенча Татарстан чемпионатында катнашкан "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашты. Әлеге ярышта 3 катнашучы призлы урыннар яулады – 62 кг үлчәү авырлыгында II курс шәкерте Абдулгани Джураев – I урын, шул ук үлчәү авырлыгында II курс шәкерте Гомәр Сатторов III урын, 69 кг үлчәү авырлыгында I курс шәкерте Киёмиддин Киёмов II урын алды. Егетләр чемпионаттан алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, киләчәктә ярышларга әзерләнү буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр. Мөфти хәзрәт очрашуда катнашучыларга истәлек бүләге итеп "Хозур" нәшриятында гарәп телендә басылган "Нур әл-идах вә нәҗәт әл-әрвах" китабын бүләк итеп бирде.
Мөфти Татарстан чемпионатында җиңү яулаган “Мөхәммәдия” шәкертләре белән очрашты
28 декабрь 2020 ел 15:21
Соңгы яңалыклар
Татарстанда Гошер көне - 2020: мохтаҗларга якынча 1 000 000 кг азык-төлек таратылды
19 октябрь 2020 ел 10:09
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларга: «Сез – бәхетле кешеләр. Аллаһы Тәгалә нәкъ менә сезне сайлап алды»
17 октябрь 2020 ел 14:46
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы