Татарстан мөфтияте Коми мөселманнарына Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләрен бүләк итте

14 гыйнвар 2021 ел 14:23
Татарстан мөфтияте Коми мөселманнарына Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләрен бүләк итте

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дин тотучыларга Коръәннең татар телендәге “Кәлам  Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмаларын тапшыруны дәвам итә. Бу юлы махсус тираж Коми Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә юлланды, анда китап фондын формалаштыру буенча хәйрия акциясе узды. Шулай итеп, акция кысаларында Татарстан мөфтиятеннән килгән Коръән мәгънәви тәрҗемәләре Печора, Воркута, Инта, Сыктывкар һәм республиканың башка шәһәрләрендәге дини оешмалар вәкилләренә тапшырылды.

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы 2020 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча Туган тел елы кысаларында ,татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен, максатлы тираж белән чыгарылган басманың яңартылган версиясе булып тора. 

Әлеге тиражның гомуми күләме 40 000 данә тәшкил итә. Китаплар Башкортстан Республикасы, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтләре, Иваново, Сарытау, Омск өлкәсе, Иркутск өлкәсе, Коми Республикасы, Омск, Ханты-Манси мөселманнары Диния нәзарәтләренә тапшырылды. Моннан тыш, китаплар Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөселманнары Дини җыены адресына юлланды. “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” шулай ук Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллегенә һәм “Штаб татар Москвы” татар иҗтимагый оешмасына җибәрелде. Китаплар шулай ук ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Хәзер Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә популяр булган, татар телендәге әлеге дини хезмәт белән Коми Республикасы татарлары да танышу мөмкинлегенә ия булды. 29 августта Казанда узган Милләт җыены делегатларына да тапшырылды. Шунысы әһәмиятле, китап Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә кирәк дигән мөрәҗәгате белән башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана