Диния нәзарәте резиденциясендә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл булды

14 гыйнвар 2021 ел 17:23
Диния нәзарәте резиденциясендә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл булды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 1-нче көнендә (14-нче гыйнварда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты. Бу үз вазифасына керешкәннән соң владыка Кириллның мөфтияттә беренче тапкыр килүе булды. Очрашуда шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов, Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, “Хозур” нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты. Шунысы игътибарга лаек, митрополитның визиты «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасы белән танышудан башланды, анда хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре бара.

Аннары ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә җылы мохиттә узган әңгәмә барышында Камил хәзрәт кунакны мөфтият эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды. Татарстан мөфтие кунакка Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте БМОның Икътисад һәм социаль советы (ЭКОСОС) каршында консультатив статуска ия булуы хакында хәбәр итте. Нәзарәт Россиядә шундый статуска ия булган мөселман оешмалары арасында беренче һәм бердәнбер булып кала бирә. Әлеге статус бирелү, һичшиксез, Татарстан Республикасында конфессияләр, мәдәниятләр һәм милләтләр арасында тотрыклы мөнәсәбәтләр тәэмин итү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ныгыту өлкәсендә Нәзарәт эшчәнлеген халыкара дәрәҗәдә тану дигән сүз.

Дин әһелләре мөфтият белән митрополия арасындагы хезмәттәшлектә үсеш нокталары барладылар, җәмгыятьтә рухи һәм гомумкешелек кыйммәтләрен ныгыту эшендә уртак мәсьәләләр турында фикер алыштылар, мәрхүм Феофанны хөрмәт белән искә алдылар... Владыка Татарстан турында, республиканың мөселман һәм православие оешмалары арасында тыгыз хезмәттәшлек алып бару традицияләре буенча тәэсирләре һәм фикерләре белән уртаклашты, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең, мәчетләрнең һәм мәдрәсәләрнең төрле яклап эшчәнлеге белән танышты, алга таба эшлекле багланышларны үстерү буенча үз тәкъдимнәрен белдерде. Мисал өчен, ул мохтаҗларга һәм сукбайларга ярдәм итү өчен хәйрия өлкәсендә уртак программа эшләү, мөселман һәм христиан яшьләрен җәлеп итеп, уртак спорт башлангычларын үстерү идеясен җиткерде. Кунакта дини оешмалар белән Татарстан колонияләре арасында хезмәттәшлек итү традициясе аеруча зур кызыксыну уятты.

Әңгәмә нәтиҗәләре буенча, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бүгенге очрашудан ихластан канәгать калуын белдерде һәм мөфтиятнең күпкырлы эшчәнлеген югары бәяләде. “Өйрәнергә кирәк, бик күп яңа яхшы әйберләр бар, анализларга кирәк", – дип нәтиҗә ясады ул.

Очрашу азагында җитәкчеләр бүләкләр алмашты. Владыка Кирилл мөфтигә затлы ташлардан сувенир бүләк итте, ә мөфти “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасын, аның аудиоверсиясен һәм “Хозур” нәшриятында чыккан башка китапларны тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана