БИАда Гамәлгә куючылар советы утырышы узды

15 гыйнвар 2021 ел 15:28
БИАда Гамәлгә куючылар советы утырышы узды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 2-нче көнендә (15-нче гыйнварда), Болгар ислам академиясенең Гамәлгә куючылар советы утырышы узды. Киңәшмә академияне гамәлгә куючылар Советы рәисе, Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов җитәкчелегендә һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды. Шулай ук утырыш эшенә интернет элемтәсе аша Башкортстан Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте администрациясе җитәкчесе, мөфти Мөхәммәд хәзрәт Таҗетдин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Рушан хәзрәт Аббясов кушылды. Моннан тыш, утырышта академиянең фәнни эшчәнлек буенча проректоры Айнур Тимерханов та бар иде.

Утырыш Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаруында Коръән аятьләре уку һәм дога кылу белән башланып китте. Аннары көн тәртибенең төп соравы - Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручыны билгеләү мәсьәләсе каралды. Белем бирү оешмасы Уставы нигезендә Гамәлгә куючылар советы әгъзалары әлеге функцияләрне академиянең фәнни эшчәнлек буенча проректоры Айнур Тимерхановка тапшырырга тәкъдим иттеләр. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча аның кандидатурасы бертавыштан кабул ителде. Утырышта катнашучылар Болгар ислам академиясенең яңа җитәкчесенә уңышлар теләде.

Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар 2019 елдан югары уку йортын җитәкләгән элекке ректор Данияр Абдрахмановка намуслы хезмәте өчен рәхмәтләрен һәм аның тәҗрибәсе Россиянең башка фәнни-белем бирү оешмаларында уңышлы файдалануына өметләрен белдерделәр, шулай ук БИАның үсешендә дәвамчанлыкны саклауның мөһимлеген ассызыкладылар.

Айнур Тимерханов академиянең Гамәлгә куючылар советы тарафыннан үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтен әйтте. “Минем кандидатураны Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы итеп хуплавыгыз өчен сезгә рәхмәтемне белдерәм. Минем өчен Ислам уку йортын җитәкләү - зур дәрәҗә һәм шул ук вакытта зур җаваплылык. Билгеле булганча, Болгар ислам академиясе Россия ислам мәгариф системасының югары баскычын били. Шуңа күрә Академия алдында Россия һәм якын чит ил күләмендә зур бурыч тора: Россия мөселманнарының дини һәм рухи мирасын торгызу һәм алга таба үстерү, шулай ук ислам мәгарифе системасын күтәрү. Иншә Аллаһ, уртак тырышлык белән без бу һәм башка мәсьәләләрне уңышлы хәл итүдә алга китә алачакбыз», – диде Айнур Тимерханов.

Утырышны Илфар хәзрәт Хәсәнов дога кылып төгәлләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана