Арча мөхтәсибәте “Тукай якташлары” хоккей турнирын үткәрде

18 гыйнвар 2021 ел 11:43
Арча мөхтәсибәте “Тукай якташлары” хоккей турнирын үткәрде

Җөмәдәл-ахыр аеның 4-нче көнендә (17-нче гыйнварда), Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Арча шәһәренең Боз сараенда мөхтәсибәт бүләгенә “Тукай якташлары” дип исемләнгән хоккей турниры узды. Арча мөхтәсибәте оештырган ярышта авыллардан җыелган 8 команда көч сынашты. Уенда катнашучыларны Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов сәламләде. Равил хәзрәт мөфти исеменнән сәламнәрен җиткерде һәм яшьләрне спорт белән шөгыльләнергә чакырып, Пәйгамбәребезнең хәдисен китерде: “Көчле мөэмин көчсезгә караганда күпкә сөеклерәк, әмма аларның икесендә дә хәерлелек бар...” Ул мондый ярышларның авылларны берләштерүен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалавын билгеләп үтте, мөхтәсибәткә рәхмәтләрен белдерде. Ярышларны карарга өч йөзгә якын кеше килгән иде.

Хоккей турнирында I урынга һәм күчмә кубокка Яңа Кенәр командасы лаек булды. Хәсәншәех һәм Субаш Аты командалары II һәм III урыннарны бүлеште. Җиңүче командаларга грамоталар, медальләр тапшырылды. Мөхтәсибәт яшь хоккейчыларга намаз уку мөмкинлекләрен тудырды һәм төшке аш белән сыйлады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана