Нәзарәт мөселман яшьләренең кышкы форумын башлап җибәрде

20 гыйнвар 2021 ел 10:35
Нәзарәт мөселман яшьләренең кышкы форумын башлап җибәрде

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 7-нче көнендә (20-нче гыйнварда), Казанда XI Мөселман яшьләре форумы ачылды, ул Россиянең төрле почмакларыннан 120 егет һәм кызны җыйды. Быелгы кышкы форум ике мәйданчыкта – егетләр һәм кызлар өчен аерым узуы белән үзенчәлекле. Бүгеннән башланып киткән форумның темасы “Нәфес һәм йөрәкнең рухи авырулары” дип билгеләнгән. Егетләргә дүрт көн дәвамында РИИ мөгаллиме, гакыйдә, хәнәфи фикъһе буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы Әхмәд Әбу Яхъя әл-Хәнәфи, танылган мөгаллим Зәкәрия хәзрәт Тимганов белем бирсә, кызларга күренекле абыстай Мәрьям Зәбирова остазлык кылачак. Дүрт көн дәвамында форумда катнашучылар йөрәк белән бәйле 3 рухи «авыру» (рия, гафләт, ачу һәм көнләшү) хакында фикер алышачак һәм аларны «дәвалау» юлларын өйрәнәчәк.

Мөселман яшьләренең россиякүләм слетына Мәскәү, Казан, Уфа, Пенза, Пермь, Ульяновск, Самара шәһәрләреннән, Чиләбе өлкәсе, Марий Эл республикасы вәкилләре һәм Татарстанның барлык районнарыннан катнашучылар килде. Аларның барысына да 18 яшьтән 30 яшькә кадәр. Оештыручылар тарафыннан коронавирус һәм сулыш юллары инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, барлык саклык чаралары күрелде: катнашучылар өчен җитәрлек күләмдә медицина битлекләре, антисептиклар һәм башка гигиена әйберләре әзерләнде.

Кызлар бүген турыдан-туры Казанның Заречье лагерена килеп урнашса, егетләр нәзарәткә җыелып, Болгарга кузгалып китте. Алар беренче чиратта дүрт көнлек форумның программасы, куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышты, иртәнге намаз укыды һәм догалар укып эшкә кереште.

Буадан 25 яшьлек Руслан Нотфуллин, форумны сагынып, быелгы чарага өченче ел рәттән килгән. 2020 елның кышкы һәм җәйге форумнарында аңа аеруча остазлар белән дәресләр, аларга турыдан-туры сораулар бирү мөмкинлеге булу ошаган. Ул яшьләр җыенын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде, программага спорт чараларын күбрәк өстәргә тәкъдим итте, киләчәктә футбол турнирын күрергә теләвен җиткерде.

Ә менә Түбән Камадан килгән 22 яшьлек Кәрим Хәсәнов кышкы форумда беренче тапкыр катнаша. Ул мөхтәсибәттә яшьләр бүлеге җитәкчесе булып хезмәт иткәнлектән, форумны оештыруга, биредәге тәртипкә зур әһәмият биреп килгән. “Минем өчен бу форумга катнашучыларны туплау, алар белән элемтә булдыру, программа төзү, остазлар билгеләү, дәресләр расписаниесен төзү һ.б. кызыклы. Аралашу, остазларның лекцияләре, мастер-класслар – барысы да җәйге форумда бик кызыклы узды. Кыш көне дә ачык һавада чаралар узар дип уйлыйм. Үзем өчен иң мөһиме итеп – Болгар ислам академиясендәге мөхитне тою, белем туплаучылар белән янәшә утырып, дүрт көн генә булса да мөмкин кадәр күбрәк белем үзләштереп калуны саный. Аныңча, форумның темасы бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләрен ачып бирә. Егетләр һәм кызларның аерым булуы калеб (күңел) белән бәйле рухи авыруларны өйрәнгәндә күпкә уңайлырак булуын җиткерде ул.

Тумышы белән Казаннан, хәзер Мәскәүдә Икътисад югары мәктәбендә белем алучы 20 яшьлек Мөхәммәт Әдһәмов Мөселман яшьләре форумында гомумән беренче тапкыр катнаша. Форум турында ул иптәшләреннән ишетеп белгән. Аеруча аны Әхмәт хәзрәт Әбуяхъяның видеолекцияләре кызыксындырган, хәзер ул остаз белән турыдан-туры аралашырга тели. Ул кыш көне өчен дүрт көн җитүен, ә менә җәй көне форумның вакыты бер атнадан күбрәк булса тагын да яхшырак булыр дип җиткерде.

Форумда катнашучыларны мавыктыргыч лекцияләр, "бау" квестлары, шулай ук тимбилдинг көтә, ул форумда катнашучыларга бердәм команда булырга ярдәм итәчәк. Укудан тыш, яшьләр өчен 3 ял итү мәйданчыгы әзерләнгән: кинозал, чаңгыда йөрү зонасы, шулай ук теләүчеләр остазлар белән сорау-җавап форматында аралаша алачак. Гадәттәгечә, яшьләр социаль челтәрләр өчен мавыктыргыч конкурсларда да катнашачак.

Шунысы мөһим, форум яшьләргә белемнәрен ныгытырга гына түгел, шулай ук берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Мөселман яшьләре форумының иң популяр проекты булып, намазга һәм ислам нигезләренә өйрәтү буенча «Ислам. Беренче адымнар», өммәтне борчыган мәсьәләләр буенча Фикер алышу клубы, авыру балаларга ярдәм күрсәтүче “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе һәм башкалар тора. Шуңа күрә форумны нәзарәтнең социаль проектлар генераторы дип атарга мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана