Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтында эшчәнлек турында традицион еллык хисап басылып чыкты. Хисапта мөфтият һәм аның структур оешмаларының 2020 елдагы төп эш нәтиҗәләре һәм юнәлешләре хакында мәгълүмат тупланган.
Мисал өчен, анда Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү, нәшрият эшчәнлеге, дини дәгъвәт, коронавирус пандемиясе вакытында зуркүләмле хәйрия һәм агарту эшчәнлеге, яшьләр сәясәте һәм башка өлкәләрдәге эшенә йомгаклар чагылыш тапкан.
Еллык хисап белән биредә танышырга мөмкин.