Нәзарәттә чираттагы Пленум утырышы узды

27 гыйнвар 2021 ел 14:50
Нәзарәттә чираттагы Пленум утырышы узды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 14-нче көнендә (27-нче гыйнварда), Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Пленум утырышы узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә республикабызның барлык президиум әгъзалары, район имам-мөхтәсибләре, төбәк казыйлары, Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм мөселман мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген узган Пленумда районнардагы мөхтәсибәтләр җыелышлары тарафыннан Татарстан Мөфтие һәм Баш казые сайлауларында катнашу өчен тәкъдим ителгән кандидатлар рәсми рәвештә расланды. Пленумның 2020 елның 24 декабрендәге карары нигезендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте составына керүче җирле мөселман дини оешмаларының мөхтәсибәт җыелышлары беркетмәләре 2020 елның 25 декабреннән 2021 елның 25 гыйнварына кадәр кабул ителде. Нәтиҗәдә, 30 мөхтәсибәт җыелышында түбәндәге кандидатлар тәкъдим ителде:

Татарстан Мөфтие сайлауларында катнашу өчен - Камил хәзрәт Сәмигуллин (Татарстанның хәзерге мөфтие)

Татарстанның Баш казые сайлауларында катнашу өчен - Җәлил хәзрәт Фазлыев (хәзерге Балтач районы имам-мөхтәсибе, ТР баш казые).

Тавыш бирү нәтиҗәсендә, ТР МДН Пленумы аларны Татарстан Мөфтие һәм Татарстанның Баш казые вазифаларына кандидат итеп раслады.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин киләсе срокка аның һәм Җәлил хәзрәт Фазлыевның кандидатураларын тәкъдим иткән мөхтәсибәтләргә ышаныч күрсәтүләре һәм биредә катнашучылар белән берничә ел дәвамында иңгә-иң куеп хезмәт куюлары өчен рәхмәтен белдерде.

Пленум барышында шулай ук чираттагы Татарстан мөселманнары Корылтаеның көн тәртибе һәм уздыру датасы буенча тәкъдимнәр расланды. Тавыш бирү нәтиҗәсендә, Пленум бертавыштан Татарстан Республикасы мөселманнары Корылтаен уздыру көнен билгеләде - ул 2021 елның 12 апрелендә узачак. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда катнашу өчен делегатларның саны “һәм мәхәлләдән – бер делегат” принцибыннан чыгып төзелгән квота нигезендә билгеләнәчәк. 

Моннан тыш, 2020 ел дәвамында тырыш хезмәт күрсәткән имам-мөхтәсибләргә мөфтият тарафыннан рәхмәт сүзләре белдерелде. Намуслы хезмәтләре өчен Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, Лениногорски районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районы имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин Мөфти кулыннан рәхмәт хатлары алды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана