Татарстан мөфтие мөселман яшьләре – I’MAN проектында катнашучылар белән очрашты

29 гыйнвар 2021 ел 13:01
Татарстан мөфтие мөселман яшьләре – I’MAN проектында катнашучылар белән очрашты

Кичә кич белән, җөмәдәл-ахыр аеның 15-нче көнендә (28-нче гыйнварда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман яшьләре вәкилләре – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең I’MAN исемле ир-атлар проекты катнашучылары белән очрашты. Очрашу яшьләр белән даими рәвештә, бигрәк тә формаль булмаган шартларда аралашып тору кирәклеген раслады, ул яшьләрнең төрле карашта булуларына да карамастан, көндәлек тормышта барлыкка килә торган барлык кызыксындырган сорауларына җавап алырга мөмкинлек бирә. Мөфтинең мөселман яшьләре белән очрашулары елына кимендә 4-5 тапкыр мөселман яшьләре форумы, Республикакүләм ифтар кебек махсус оештырыла торган һәм башка мәйданчыкларда уза.

Егетләр белән кичәге очрашу ир-атларның җаваплылыгы һәм абруе темасына кагылды. Камил хәзрәт, Коръән-Кәримнән һәм хәдисләрдән мисаллар китереп, үзенең вәгазендә ир-атларда булырга тиешле төп сыйфатларны атады. Бу хакта Коръәннең “Ән-Нур” сүрәсенең 37-нче аятендә әйтелә: “Шундый ирләр, сәүдә дә, сату да аларны (тел һәм күңел белән) Аллаһны зикер итүдән, намаз укудан һәм зәкят бирүдән читкә юнәлдерми. (Чөнки) Алар йөрәкләр һәм күзләр әйләнеп торасы көннән куркалар”. Мөфти шулай ук егетләрнең игътибарын Аллаһның ир-атларны хатын-кызларга караганда көчлерәк итеп яралтуына юнәлтте, “шуңа күрә ир-атның бурычлары да хатын-кызларныкына караганда күбрәк" – ир-атлар балалар, хатын-кызлар, ата-аналар, җәмгыять, үз мәхәлләләре өчен җаваплылык тота... Ир-атларның җаваплылыгы хатын-кызларга караганда җитдирәк, дип билгеләде ул.

Иң яхшы ир-атка мисал итеп Камил хәзрәт Пәйгамбәрне ﷺ китерде: ул иң яхшы дус, иң яхшы ир, иң яхшы әти, иң яхшы әйдәп баручы, сәүдә өлкәсендә иң яхшысы һ.б. булган. Ул шулай ук егетләрне Коръәнгә якынрак булырга һәм сорауларга җавапны Аллаһның Китабыннан эзләргә чакырды: «Чын ир-ат Кәлам Шәриф белән яши», – диде ул.

Аннары очрашу сорау-җавап форматына күчте. Яшьләрне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр проектларыннан һәм шәхси мөмкинлекләрне тормышка ашыру ысулларыннан алып, спорт, бизнес, хәләл ял итү кебек төрле мәсьәләләр кызыксындырды. Һәр сорауның төп чишелеше булып дини белемнәр алуга һәм аларны гамәлдә куллануга чакыру булды. Мөфти хәзрәт милли-дини традицияләрне саклау проблемаларына да аерым игътибар итте: «Без үз динебез һәм халкыбыз өчен горурланырга тиеш. Һәм балаларга традицияләрне өйрәтергә тиеш". Мөфти мөселман яшьләренә шундый нәсыйхәтләр бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана