Пенза өлкәсе мөселманнары Татарстан мөфтияте җибәргән Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләрен алды

29 гыйнвар 2021 ел 15:47
Пенза өлкәсе мөселманнары Татарстан мөфтияте җибәргән Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләрен алды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дин кардәшләребезгә Коръәннең татар телендәге “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмаларын тапшыруны дәвам итә. 26 гыйнвар көнне 2000 данә китап махсус рейс белән Казаннан Пенза өлкәсе мөселманнарына җибәрелде. Бүген, изге җомга көнендә, Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләре милләттәшләребезгә барып ирешкән. Ул Пенза өлкәсенә мәчетләренә, татар милли оешмаларына таратылачак. Моңарчы китаплар Чувашия Диния нәзарәтенә дә җибәрелде.

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы 2020 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча Туган тел елы кысаларында,татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен, максатлы тираж белән чыгарылган басманың яңартылган версиясе булып тора.

Әлеге тиражның гомуми күләме 40 000 данә тәшкил итә. Китап Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә кирәк дигән мөрәҗәгате белән башлана.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана