Норлат мөхтәсибәтендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап шәмаилләр күргәзмәсе ачылды

01 февраль 2021 ел 14:00
Норлат мөхтәсибәтендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап шәмаилләр күргәзмәсе ачылды

Норлат мөхтәсибәте һәм Бөтендөнья татар конгрессының Норлат җирле бүлекчәсе белән бергәлектә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман тәгълим үзәгендә шәмаилләр күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә кысаларында барлыгы йөзгә якын иҗади эш тәкъдим ителгән. Әлеге чара быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында татар халкының мөселман мәдәни мирасын һәм иҗатын популярлаштыру максатыннан оештырылды.

Күргәзмәдә борынгы шәмаилләр белән генә түгел, бүгенге көндә Норлат районында яшәп иҗат итүче осталарның эшләре белән дә танышырга мөмкин. Моннан тыш, биредә мөселман тематикасына багышланган картиналар, шәҗәрә агачлары, тугралар урын алган.

Ислам мәдәнияте һәм татар шәмаилләре белән кызыксынучылар өчен күргәзмә 5-нче февральгә 17.00 сәгатькә кадәр Гиматдинов ур., 70-нче йорт адресы (Тәгълим үзәге) буенча эшләячәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана