“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының Бөрбаш пансионатында Балтачның “Раиф” мәчете имамы, "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә остазы Илшат хәзрәт Сафин кунакта булды. Ул пансионат шәкертләренә вәгазь сөйләде.
Илшат хәзрәт – Сира фәне буенча оста вәгазьче. Ул шәкертләребезне пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ нең тормыш юлы белән таныштырды, аның әдәп-әхлагын укучыларга мисал итеп китерде.
Шушы көннәрдә Балтач мөхтәсибәте һәм “Ярдәм” хәйрия фонды ярдәме белән шәкертләргә түбәтәйләр һәм өс-киемнәре булдырылды.
“Ярдәм” мөселман пансионаты Татарстандагы азкеремле һәм күп балалы гаиләләрдәге мәктәп яшендә булган ир-балалар өчен ачылды. Анда 18 бала яши һәм тәрбияләнә. Авыл мәктәбендә алар урта белем ала. Мөселман пансионаты балаларга рухи тәрбия бирү, киләчәктә ислам дине өлкәсендә эшли алачак кешеләрне әзерләү максатын күздә тота. Ир-балалар биредә V-XI сыйныфларда уку дәверендә тәрбияләнә. Алар көндез дөньяви мәктәптә белем ала, ә кичләрен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия бирүче факультатив дәресләргә йөри.
"Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды матбугат хезмәте.