“Ярдәм” хәйрия фондының Бөрбаш пансионатында вәгазь кичәсе узды

01 февраль 2021 ел 13:34
“Ярдәм” хәйрия фондының Бөрбаш пансионатында вәгазь кичәсе узды

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының Бөрбаш пансионатында Балтачның “Раиф” мәчете имамы, "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә остазы Илшат хәзрәт Сафин кунакта булды. Ул пансионат шәкертләренә вәгазь сөйләде. 

Илшат хәзрәт – Сира фәне буенча оста вәгазьче. Ул шәкертләребезне пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ нең тормыш юлы белән таныштырды, аның әдәп-әхлагын укучыларга мисал итеп китерде. 

Шушы көннәрдә Балтач мөхтәсибәте һәм “Ярдәм” хәйрия фонды ярдәме белән шәкертләргә түбәтәйләр һәм өс-киемнәре булдырылды.

“Ярдәм” мөселман пансионаты Татарстандагы азкеремле һәм күп балалы гаиләләрдәге мәктәп яшендә булган ир-балалар өчен ачылды. Анда 18 бала яши һәм тәрбияләнә. Авыл мәктәбендә алар урта белем ала. Мөселман пансионаты балаларга рухи тәрбия бирү, киләчәктә ислам дине өлкәсендә эшли алачак кешеләрне әзерләү максатын күздә тота. Ир-балалар биредә V-XI сыйныфларда уку дәверендә тәрбияләнә. Алар көндез дөньяви мәктәптә белем ала, ә кичләрен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия бирүче факультатив дәресләргә йөри.

"Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды матбугат хезмәте. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана