ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Балтач районында «Ярдәм» мөселман пансионатында булды

04 февраль 2021 ел 12:09
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Балтач районында «Ярдәм» мөселман пансионатында булды

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Балтач районының Бөрбаш авылында «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының малайлар өчен төзелгән мөселман пансионатында булды. Биредә ул пансионат эшчәнлеге белән танышты һәм шәкертләр белән очрашты.

Кунакларны «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, шулай ук Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев һәм башкалар озатып йөрде.

Әсгать Әхмәт улы уку сыйныфларын, китапханәне, компьютер сыйныфын, пансионатның спорт залын карады. Ул пансионат эшчәнлеген югары бәяләде, Илдар хәзрәт Баязитовка социаль һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. «Ярдәм» фонды проектлары – Татарстан горурлыгы», – дип билгеләп үтте Әсгат Сәфәров.

Бөрбаш авылында «Ярдәм» мөселман пансионаты 2018 елда ачылды. Бүген пансионатта Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 18 ир бала тәрбияләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана