Мөфти РФ Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов белән очрашты

05 февраль 2021 ел 15:57
Мөфти РФ Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов белән очрашты

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 23-нче көнендә (5-нче февральдә), нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов белән очрашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтиятенә беренче тапкыр эш сәфәре белән килгән кунакны нәзарәтнең тарихы, эшчәнлеге, проектлары, төп юнәлешләре белән таныштырып үтте. Ул аңа нәзарәтнең иң зур медиапроектларының берсе булган “Хозур ТВ”ның ирешкән уңышлары турында сөйләде һәм мөфтият әзерләгән китапларны, Кәлам Шәрифнең рус теленә мәгънәви тәрҗемәсен бүләк итеп тапшырды. Камил хәзрәт “Хозур” нәшрияты бастырган китапларны традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Очрашуда нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү тәҗрибәсе, аның татар һәм рус телләренә мәгънәви тәрҗемәләрен әзерләү эшчәнлеге, хәләл индустрия, Татарстанда булдырылган күпбаскычлы ислам мәгарифе системасы да игътибардан читтә калмады. «Бүгенге көннең төп таләбе – үзебездә фәтва бирерлек яшь галимнәребезне әзерләү. Бу юнәлештә Болгар ислам академиясенә зур өметләр баглыйбыз», – дип хәзерге мөселман өммәтенең төп бурычларын билгеләп үтте.Татарстан мөфтияте җитәкчесе кунакны шулай ук Казан шәһәренең Яңа татар бистәсе һәм революциягә кадәр төзелгән таш мәчетләр, татар архитектурасы турында сөйләп таныштырып үтте.

Очрашу барышында аерым мәсьәлә итеп — җәмгыятьтә динара татулыкны саклау юллары каралды. Камил хәзрәт  Татарстан мөфтиятенең 2017 елдан Россия Динара советы составына керүен, нәзарәтнең күп еллар дәвамында динара татулыкны саклауга үз өлешен кертеп килүе хакында сөйләде. Сүз, аерым алганда, Татарстанның дини институтлар белән дәүләт арасында, шулай ук төрле конфессияара диалог кору тәҗрибәсе, мөселман һәм православ яшьләренең бердәм хезмәттәшлегенә кагылышлы күп кенә көнүзәк мәсьәләләргә багышланган уртак  чаралар уздырылуы хакында барды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана