Чистайда «ЯшьStories» – яңа яшьләр проекты старт алды

09 февраль 2021 ел 14:01
Чистайда «ЯшьStories» – яңа яшьләр проекты старт алды

Чистай мөхтәсибәтендә яшьләр өчен «ЯшьStories» исемле яңа проект старт алды. Ул аралашу мәйданчыгы буларак эшли, анда яшьләр үзләренең тормыштагы кызыклы вакыйгалары белән уртаклашалар, актуаль мәсьәләләр турында фикер алышалар. Яшьләр клубы утырышлары җирле Ислам үзәгендә уза.

Яшь мөселманнарның беренче очрашуы узган якшәмбедә узды. Чара башында Чистай районы имам-мөхтәсибе һәм проектның авторы Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, ислам үзәге, Бөтенроссия татар конгрессы һәм аксакаллар Чистай бүлегенең җитәкчесе Фәрит Галимов сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Очрашу танышу форматында узды, аннан соң катнашучыларга яшьләр гимнын язарга тәкъдим иттеләр. Чараның икенче өлешендә яшьләр тормыштагы кызыклы вакыйгалары белән уртаклаштылар, аларның һәркайсы үзенчәлекле: кемдер кыенлыкларны җиңеп чыгарга өйрәтте, кемдер үз эшләрен ничек уңышлы башларга киңәш итте һ.б. Очрашу Габдулла Хәйбуллин башкаруындагы иҗади номер белән тәмамланды.

«Гаджетлар» темасына чираттагы очрашу 21 февральдә 16:00 сәгатьтә узачак.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (903) 307-87-39.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана