Камил хәзрәт Сәмигуллин ХМАО мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән очрашты

09 февраль 2021 ел 17:00
Камил хәзрәт Сәмигуллин ХМАО мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән очрашты

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 27-нче көнендә (9-нчы февральдә), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мәртәбәле кунак булып китте: мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Ханты-Манси автоном төбәк мөфтие ТаҺир хәзрәт Саматовны кабул итте. Очрашу дәвамында ике төбәк мөселманнар башлыклары үз җирлекләрендә ислам үсешенең төп юнәлешләре хакында сөйләде, Ислам әһелләре һәм өммәт алдында торган мәсьәләләрне һәм мөфтиятләр алдында торган уртак мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Таһир хәзрәт Саматов ХМАО мөфтиятенә тапшырылган Коръәннең татар телендәге “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмалары өчен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 500 данә китап биредә яшәүче милләттәшләребезгә, милли һәм дини оешмаларга таратылды.

Таһир хәзрәт Саматов шулай ук Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрияты белән хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәрен җиткерде, көн дә кирәкле догалар китабын бастыру буенча фикерләште. Таһир хәзрәт мәчетләр төзелеше һәм ХМАО мөфтиятенең киләчәккә планнары белән таныштырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы