«Җәмгыятьтә наркоманиянең зыяны: Ислам позициясе» онлайн конференциясе узды

10 февраль 2021 ел 10:24
«Җәмгыятьтә наркоманиянең зыяны: Ислам позициясе» онлайн конференциясе узды

Җөмәдәл-ахыр аеның 26 нчы көнендә (8 нче февраль), ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәйданчыгында беренче тапкыр «Җәмгыятьтә наркоманиянең зыяны: Ислам позициясе» дигән республикакүләм онлайн конференциясе узды. Әлеге чара «Татарстан Республикасы халкы арасында дәгъват алып бару аша наркоманияне, эчкечелекне һәм тәмәке тартуны кисәтү» ведомствоара программасы кысаларында узды. Аның максаты – җәмгыятьтә үзәк нерв системасына йогынты ясаучы матдәләргә булган бәйлелекне кисәтү һәм аңа каршы методик һәм комплекслы эш алып бару. Онлайн конференциядә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге белгечләре, "Республика наркология диспансеры", "Республика җәмәгатьчелек сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге", Казан дәүләт медицина университетыннан әйдәп баручы белгечләр һәм табиблар чыгыш ясады.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте бу юнәлештә күп еллар дәвамында иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Әлеге хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе Татарстан мөхтәсибәтләренә һәм медицина фәнендәге абруйлы белгечләренә, табибларга һәм волонтерларга җиткерелде. Җыенны оештыручылар фикеренчә, хезмәттәшлек булганда һәм берләшеп эшләгәндә, Татарстанда наркотикларга каршы программалар нәтиҗәле итеп тормышка ашырылачак.

Онлайн конференциядә мөфтиятнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Әббәс хәзрәт Кадыйров мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән чыгыш ясады. Алга таба сүз чакырылган спикерларга бирелде, алар халык белән эшләүнең нәтиҗәле ысуллары, шулай ук бәйлелеккә каршы көрәш ысуллары турында сөйләде.

РФ атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Ләйлә Казбек кызы Шәйдүкова үз чыгышында дарулар белән дәвалаудан тыш, кешенең рухи яктан нык булуы мөһимлеген билгеләп үтте. Барлык начар гадәтләрдән котылу гына яхшы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Профессор шулай ук хәзерге Татарстанда дин әһелләренең начар гадәтләргә каршы зур эш алып баруын әйтте. Хәзерге вакытта рухи яктан ярдәм итүче генә түгел, ә әхлакый  тәрбия бирү һәм начар гадәтләрне кисәтү өлкәсендә дә эшчәнлек алып баручы имамнар кирәк.

"Республика җәмәгатьчелек сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге" табибы Харисова Розалия Муллаян кызы Татарстан Республикасы районнарында дин әһелләре белән уртак чаралар үткәрергә тәкъдим итте. Монда сүз бу өлкәдә дин әһелләрен халык белән эшләү алымнарына өйрәтү мөмкинлеге турында бара.

ТР мөселманары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге белгече Али хәзрәт Ибодов Изге Коръәндә исерткеч матдәләрне тыю, аларны куллануның зыяны турында сөйләде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге белгече Марсель хәзрәт Мингалиев наркоманиянең җәмгыятьтәге барлык кешеләргә дә кагылуын билгеләп үтте. Алар арасында тәртипле тормыш алып баручы гаиләләр дә,  наркотиклар кулланып, закон бозучы кешеләргә дә бар. Иректән мәхрүм итү урыннардагы кешеләр рухи-әхлакый тәрбиягә аеруча мохтаҗ. Алар кабат җинаятькә бармасын өчен, дөрес эш алып бару мөһим. Бер кешегә генә наркомания белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү авыр булганлыктан, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрлек мөселман җәмәгатьчелеге, мәчетләр һәм имамнар кирәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана