Татарстанда мөселман уку йортлары арасында Коръән бәйгесе узачак

10 февраль 2021 ел 14:26
Татарстанда мөселман уку йортлары арасында Коръән бәйгесе узачак

2021 елның 25 февралендә Казанда мөселман уку йортлары арасында Коръәннең 30 нчы җүзен белү буенча I Республика бәйгесе узачак. Чара Казан ислам университетының «Рәшидә» рухи-белем бирү үзәге бинасында оештырыла (Казан, Вознесение бистәсе, Цветочная ур., 24 й.). Бәйгене ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Госман ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге уздыра.

Бәйгедә Татарстан Республикасы мөселман уку йортларының КӨНДЕЗГЕ бүлегендә белем алучы ИР-ЕГЕТ студентлар катнаша ала.

Ярышларда команда белән катнашу каралган: һәр командадгы кешеләр саны 5 тән артмаска тиеш. Бәйгедә катнашучылар Коръән хафизлар булырга тиеш түгел.

Коръән бәйгесендә катнашу өчен гаризалар 22 февральгә кадәр sheihibra@bk.ru адресы буенча электрон почта аша кабул ителә. Гаризада командан исемен, белем бирү учреждениесен, катнашучыларның исем-фамилиясен күрсәтергә кирәк.

Бәйгенең башка шартлары белән түбәндәге нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефоннар: +7 (903) 306-25-91; +7 (927) 422-17-51.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана