Быел «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесендә «Видео-васыятьнамә» номинациясе кертелде

10 февраль 2021 ел 17:29
Быел «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесендә «Видео-васыятьнамә» номинациясе кертелде

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 28 көнендә (10 февральдә), «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуы узды. Әлеге чарада «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, бәйгенең жюри рәисе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, оештыру комитеты җитәкчесе Сиринә абыстай Шаһимәрданова, шулай ук Татарстан Дәүләт архивы директоры Илдар Шәфыйков һәм ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең әйдәп баручы белгече Фәния Фәйзуллина катнашты.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин иң элек әлеге бәйгенең «Гаилә» мәчете тарафыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, ТР Нотариаль палатасы, Россия мөселман эшкуарлары берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы «Милли шура»сы белән берлектә уздырылуын искәртеп үтте. Аның сүзләренчә, беренче бәйгегә 17 эш тапшырылган булса, икенче елда жюри әгъзалары 54 васыятьнамәне бәяләгән. Оештыручылар быел бәйгедә катнашучылар тагын да күбрәк булыр, дип өметләнә. Бу нияттән, традицион чәчмә яисә шигъри формадагы васыятьнамәләрдән тыш, бәйгедә яңа «Видео-васыятьнамә» номинациясе кертелде. Хәзер бәйгедә катнашучылар, нәселләрендә буыннан-буынга күчеп килә торган васыятьнамәне видеога төшереп, үз социаль челтәрләрендә #васыятьнамә хэштегы белән урнаштыра ала.

Әлеге бәйгене уздыру тәкъдиме белән чыккан Сиринә абыстай Шаһимәрданова бүген матбугат очрашуы вакытында васыять язуның әһәмиятен тагын бер кат ассызыклап узды. Ул шулай ук үз әтисенең һәм Габделхак хәзрәт Саматовның васыятьнамәләреннән мисаллар китерде. Илдар Шәфыйков, үз чиратында, Татарстан архивында саклана торган борынгы васыятьнамәләр үрнәкләре белән таныштырды. Аларда да, матди мирасны бүлү мәсьәләләре генә түгел, кешеләрнең үз балаларына, нәсел-нәсәбләренә нәсыйхәтләре саклана.

Бәйгегә эшләр 2021 елның 23 маена кадәр кабул ителә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана