Ачык лекторийда хәләл ризык турында сөйләделәр

11 февраль 2021 ел 10:27
Ачык лекторийда хәләл ризык турында сөйләделәр

Кичә, җөмәдәл-ахыр аеның 28-нче көнендә (10-нчы февральдә), Казанда нәзарәт яшьләр өчен чираттагы лекторий уздырды. Ачык дәрес хәләл ризык темасына багышланган иде. Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты белгечләре лекция укып кына калмады, катнашучыларның белемнәрен тикшерде, азык-төлек кибетләрендә мөселманнарга рөхсәт ителгән ризыкларны сайлап алу буенча киңәшләрен бирде, җәмәгать туклану урыннарында хәләл таләпләренең үтәлеше буенча, тикшерүләр үткәрү турында сөйләде.

Очрашуны мөфтиятнең “Хәләл” комитеты җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин Коръән аятьләре укып белән башлап җибәрде. Ул беренче чиратта хәләл тормыш алып бару рәвеше кагыйдәләренә тукталды. Шул уңайдан, ул Коръәндәге “Маидә” сүрәсенең 3-нче аятен китерде: “(Чалмыйча җаны чыккан) Үләксә, (хайванны чалган чакта агып чыккан) кан, дуңгыз ите, Аллаһтан башкасы өчен (яисә, җаны чыкканчы өлгереп, Ислам кушканча) чалынганнардан тыш, буылган (һәм үлгән), (таш, агач кебек әйберләр белән) кыйналган (һәм үлгән), (биектән яки кое кебек бер җиргә) егылып төшкән (һәм үлгән), (башка бер хайван тарафыннан) сөзелгән (һәм үлгән), ерткыч хайван ашап, (җаны чыкканчы өлгереп) чалынганнан тыш, (табыныла торган) тораташлар (һәм потлар өчен корбан китерелә торган урыннарда) бугазланганнар һәм фал уклары белән багучылык итүегез сезгә харам кылынды. Бу – (харамнардан файдалануыгыз) бер гөнаһкярлык”. Аятьтә саналган 5 төрле әйберләрнең хәрам булуын аңлатып, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ хәдисенә тукталды: “Хәләл һәм хәрам билгеле, әмма шулар арасында четерекле, шөбһәле әйберләр бар”. Ирек хәзрәт Җиһаншин республикабызда хәләл азык-төлек һәм хезмәт күрсәтүләрнең үсештә булуын ассызыклап, исламда рөхсәт ителгәнчә мал-туар һәм кошларны сую, эшкәртү тәртипләрен аңлатты. Ул Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” комитеты тарафыннан кошларны механик ысул белән чалучы предприятиеләрнең сертификация үтмәвен искәртте. Комитет кафе-рестораннарга карата да катгый таләпләр куя, ризык әзерләү барышында кулланылучы барлык азык-төлекнең составын тикшереп, барлык менюга күзәтчелек итә.

Кыска лекция тыңлаганнан соң, “Лекторий”га килгән егетләр һәм кызлар дүрт командага бүленеп, супермаркеттан алынган азык-төлекне хәләл һәм шикле кушылмалар составы булу-булмауга тикшерде. Катнашучылар игътибарына кепчуп, чипсы, соус, печенье, конфета, хәтта кайбер витаминнар тәкъдим ителде. Алар бирелгән продуктларның составын карап, бары хәләл булганын гына сайлап алырга тиешләр иде.

“Лекторий” хәләл темасына багышланган интерактив уен белән дә баетылды. Алтмышка якын катнашучы “Kahoot” сайты аша сорауларга җавап бирде, белемнәрен сынады.

Ахырдан, викторина нәтиҗәләре буенча, Комитет белгечләре һәрбер сорау буенча үз аңлатмаларын бирде. Яшьләр очрашу вакытында яңгыраган мәсьәләләрне киләсе “Лекторий” очрашуларында да дәвам итәргә килеште.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана