Мөфтияттә җиденче тапкыр “Ислам. Беренче адымнар” проекты ачылды – дәресләргә 120 кеше язылды

13 февраль 2021 ел 15:16
Мөфтияттә җиденче тапкыр “Ислам. Беренче адымнар” проекты ачылды – дәресләргә 120 кеше язылды

Бүген, изге раҗәб аеның 1-нче көнендә (13-нче февральдә), Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иң мөһим проектларыннан берсе – намаз укырга өйрәтү һәм Ислам нигезләре белән таныштыру буенча “Ислам. Беренче адымнар” дип исемләнгән кыска вакытлы курслар кабат үз эшен башлап җибәрде. Иртән Татарстан мөфтиятенең конференц-залында җиденче тапкыр укуларны ачып җибәрү тантанасы узды. Дәресләргә барлыгы 120 кеше язылды. Ләкин, һава шартлары бозылу һәм көчле бозлавык булу сәбәпле, беренче дәрескә 88 ир-ат һәм хатын-кыз килеп җитә алды. Курсларга йөрүчеләр 7 дәрестә (атнасына бер тапкыр) намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак. Шунысын билгеләп узарга кирәк: намаз уку дәресләренә килүчеләр арасында гаиләләре белән язылучылар да бар иде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова шәкертләргә аңлатканча, һәр изге эшне Аллаһ сүзеннән башларга кирәк. «Аллаһ сүзе, Аллаһ сүзләре – безнең күркәм Коръән ул», – диде ул.

Алга таба оештыручылар дәресләрнең тәртибе, уку вакыты һәм урыны, программа, мөгаллимнәр белән таныштырды. Беренче дәрестә катнашучыларга нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәре Гали хәзрәт Ибодов нәсыйхәт сүзләрен җиткерде һәм кыска вәгазь белән чыгыш ясады.

Ул бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе, кешенең бу дөньяга килүенең максаты, мөселманның сыйфатлары турында сөйләде. Хәзрәт катнашучыларга ни өчен шәригать кушканча яшәргә кирәк, мөселман кешесе нинди булырга тиеш, бу дөньяның һәм ахирәтнең төп аермалары нидән гыйбарәт булу, Җәннәт һәм Җәһәннәм төшенчәләре турында аңлатмалар бирде.

– Ислам дине кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә бәхетле итә. Ислам динен Бөек Аллаһ пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ﷺ бөтен кешелеккә җиткерсен өчен җибәргән. Аллаһы Тәгаләгә буйсынырга теләгән кеше Ислам дине кануннарына буйсынып яшәргә тиеш. Бу дөньяга килгәч адәм баласы күп сынаулар белән очраша һәм Раббысын оныта. Дөнья белән ахирәт арасында 10 аерма бар, – дип билгеләп үтте һәм аларны санап, аңлатмалар биреп узды:

Аллаһы Тәгалә безне бу дөньяга вакытлыча җибәрде. Без мәңгегә килмәдек, кайчан да булса китәчәкбез.

Дөньяда авырлыклар, сынаулар бар. Без сәламәтлек, мал-мөлкәт, якыннарыбызның үлеме белән сыналабыз. Хәтта матурлык, яшьлек тә сынау булып тора ала.

Бу дөнья хезмәт итү өчен булдырылган.

Бу дөнья куркынычсыз урын түгел, кеше һәрвакыт куркуда, без иртәгә исән булабызмы-юкмы, белмибез. Җәннәттә авыру, картаю, нәрсәгә дә булса мохтаҗлык юк.

Дөнья үзе дә мәңгелек түгел.

Дөнья әҗер-савап, изгелекләр эшләү урыны.

Бу дөньяда явызлык, нәфрәт бар.

Бу дөньяда Аллаһны күрү мөмкин түгел.

Бу дөньяда Пәйгамбәребезне ﷺ күрү мөмкин түгел.

 Бу дөньяны Аллаһның ризалыгын алу өчен, Җәннәткә керү өчен кулланырга кирәк. Без Җәннәттә Аллаһны күрә алачакбыз, әти-әниләребез, туганнарыбыз, дусларыбыз белән очрашачакбыз. 

Вәгазь тәмам булганнан соң, ир-атлар Галиев мәчетендә, ә хатын-кызлар нәзарәтнең конференц-залында белем алырга кереште. Оештыручылар укучыларга татар һәм рус телләррендә уку өчен кирәк булган материаллар таратты. Беренче дәрес тәһарәт алу темасына багышланды. Катнашучылар өйлә намазы алдыннан белемнәрен практик яктан да ныгытты – остазларына дөрес итеп тәһарәт алып күрсәтте. Аерым алганда, укучылар, «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашып, алдагы дәресләрдә намаз уку тәртипләрен өйрәнәчәк, гакыйдә фәненә караган төп төшенчәләр, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормыш юлы, хәләл-хәрам, хаҗ, уразаның фазыйләтләре һәм тәртипләре белән танышачак. Укулар 27-нче мартта, татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, Коръән ашы белән тәмамланачак.

Әлеге дәресләргә теләгән һәркем йөри ала. Яшь буенча чикләүләр юк.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.

Дәресләр шимбә көннәрендә иртәнге сигездән (08.00) көндезге бергә кадәр (13.00) Казанның Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай урамы, 40) узачак. Белем бирү татар һәм рус телләрендә алып барылачак. «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларның барысын да бүләкләр көтә.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты буенча дәресләр узучы Галиев мәчетендә барлык санитар-эпидемиологик таләпләр дә исәпкә алыначак: белем алучылар медицина битлекләреннән булырга һәм антисептиклардан файдаланырга тиеш.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырыла башлады. Алты сезон дәвамында әлеге курсларда 580 кеше белем алды һәм намазга басты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана