Россиянең күренекле мөселман дин әһеле Гаделша хәзрәт Юнкин вафат. Кайгылы хәбәр килеп ирешү белән, Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграмдагы @kamilhazrat рәсми битендә хәзрәтнең якыннарының ачы хисләрен уртаклашты:
"Россия мөселманнары олы югалту кичерә — күренекле мөселман дин әһеле, Пенза өлкәсендә күп еллар мөфти булып хезмәт иткән Гаделша хәзрәт Юнкин безнең арадан китеп барган. Татарстан Диния Нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән Гаделша хәзрәтнең гөнаһларын гафу итүен һәм Үзенең киң рәхмәтеннән ташламавын сорыйм".