Татарстанда «Кубок Дружбы – Дуслык» Бөтенроссия хоккей турниры узачак

15 февраль 2021 ел 10:57
Татарстанда «Кубок Дружбы – Дуслык» Бөтенроссия хоккей турниры узачак

2021 елның 20-21 февралендә Татарстанда беренче тапкыр шайбалы хоккей буенча «Кубок Дружбы – Дуслык» – Раифа 2021 Бөтенроссия турниры узачак.

Ярышлар ике мәйданчыкта – Казанның «Баско» боз спорт сараенда һәм ачык һавада Раифа күлендә урнашкан хоккей мәйданчыгында, борынгы Раифа Богородицкий ирләр монастыре янында узачак.

Алдагы турнир халыкның барлык катламнары арасында хоккейны популярлаштыру, республикабызда төрле конфессияләр арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны ныгыту өчен хезмәт итәчәк һәм Казан епархиясе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм бөтен Татарстан тормышында зур вакыйга булачак. Турнирда Казан, Уфа командалары катнашачак, алар составына төрле дини конфессияләрне тәкъдим итүче уенчылар керәчәк.

Командалар исемлеге:

1. «Добрыня» (Казан шәһәре) – команда Казан шәһәренең Духосошестье гыйбадәтханәсе каршында төзелде. Команданың уенчылары – актив мәхәллә кешеләре, Казан шәһәренең Православие гимназиясендә укучыларның әтиләре һәм гимназиядә тәрбия алучылар.

2. «ОРЯВОО» (Казан шәһәре) – (Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге) командада православие храмнары настоятельләре һәм мәчет имам-хатыйбы, шулай ук дини оешмаларның эшчәнлеге белән бәйле хезмәткәрләр уйный.

3. «Димитрий Донской» (Салават шәһәре) – Бөек кенәз Димитрий Донской исемендәге шайбалы хоккей буенча Салават епархиясенең ир-ат яшьләр җыелма командасы.

4. «Казан Нуры» (Казан шәһәре) – Казан шәһәренең “Казан Нуры” мәчетенә йөрүче мөселманнардан торган һәвәскәрләр командасы.

5. «Т-26» (Казан шәһәре) – команда Жуков орденлы, Кызыл Байраклы Казан югары танк училищесы базасында оештырылган. Команда составына танк училищесы хәрби хезмәткәрләре һәм махсус билгеләнештәге 26-нчы махсус отряд (Росгвардия) керде.

6. «Фемида» (Казан шәһәре) – командада Татарстан Республикасы Югары Суды хөкемдарлары, шәһәр һәм район судларының федераль судьялары, җәмәгать судьялары, суд аппаратлары, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе, республика хокук саклау органнары хезмәткәрләре уйный.

Чара кысаларында күңел ачу һәм концерт программасы, ансамбльләр, иҗат коллективлары чыгышлары һәм башкалар каралган.

Хоккей турниры Казан епархиясе баглангычы белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Раифа Богородицкий монастыре, «Татнефть» компаниясе, Татарстан Республикасы хоккей федерациясе, Татарстан Республикасы «Динамо» оешмасы, Татарстан Республикасы Яшел үзән муниципаль районы, Казан шәһәренең хоккей федерациясе, Жуков орденлы, Кызыл Байраклы Казан югары танк училищесы, «ЗаряД» ҖЧҖ ярдәмендә оештырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана