Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия утырышында катнашты

15 февраль 2021 ел 14:23
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия утырышында катнашты

Бүген, раҗәб аеның 3-нче көнендә (15-нче февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган Террорчылыкка каршы комиссия утырышында катнашты.

Казан Кремлендә узган утырышта 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар куелды.

Чара ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында узды.

ТР Президенты, утырышны ачып, 15 ел элек Россия Федерациясендә террорчылыкка каршы нәтиҗәле гомумдәүләт системасын формалаштыру нигезләре салынганлыгын искә төшерде. Анда төп рольне Россия Федерациясе Президенты карары белән булдырылган Милли террорчылыкка каршы комитет уйный.

Бүген барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының, хокук саклау структураларының һәм махсус хезмәтләрнең, шулай ук граждан җәмгыяте институтларының тыгыз хезмәттәшлеге җайга салынган, диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, барыннан да элек террорчылыкны кисәтү эшенә мәктәпләр, югары уку йортлары, спорт, мәдәни-агарту, хәрби-патриотик, дини һәм башка иҗтимагый оешмалар вәкилләре җәлеп ителергә тиеш. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, игътибарны бигрәк тә интернетта террорчылык һәм экстремизм идеологиясен таратуга каршы тору эшенә юнәлтергә кирәк.

«Муниципалитетларда террорчылыкка каршы комиссияләр һәм иҗтимагый оешмалар эшенә зур әһәмият бирәбез, – диде ТР Президенты. – Бу эш аерым якын килүне таләп итә».

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, террорчылыкка каршы комиссия утырышында чыгыш ясап, аерым игътибарны объектларның террорчылыкка каршы куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтергә чакырды. Ул шулай ук яшьләр арасында даими рәвештә кисәтү эшен алып бару кирәклеген ассызыклады.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана