Мөфтияттә Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы делегациясе булды

17 февраль 2021 ел 19:44
Мөфтияттә Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы делегациясе булды

Бүген, раҗәб аеның 5-нче көнендә (17-нче февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советының генераль сәркатибе ассистенты доктор Хәсән әл-Марзуки җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Делегация составына шулай ук стратегик планлаштыру департаменты башлыгы доктор Мөхәммәд Сәйф әл-Гобәйдли һәм Совет Идарәсе рәисе киңәшчесе доктор Наср Ариф керде. Татарстанга сәфәрнең төп максаты – нәзарәт тарафыннан алып барылган эшчәнлек, проектлар, эш нәтиҗәләре белән танышу.

Делегация әгъзаларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтиятнең нәшрият, мәгариф, яшьләр сәясәте, хәйриячелек юнәлешләре белән таныштырды. Кунаклар белән әңгәмә барышында ул шулай ук татар дин галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани, Морад Рәмзи, Муса Бигиев, Галимҗан Барудиның хезмәтләре турында сөйләде, татар дини мирасын өйрәнү, бастыру, киләчәк буыннарга җиткерү алымнары белән уртаклашты. Делегация мөфти авызыннан Darul-kutub.com электрон китапханәсе, Коръән уку кыйраәтләрен өйрәнү, медиапроектлар, яшьләр сәясәтен тормышка ашыру юлларын белеп, “Хозур” нәшрияты тарафыннан басылган күпләгән китаплар белән танышып китте. Моннан тыш, Камил хәзрәт кунакларга күптән түгел Нәзарәттә эшләүче шәригать белгечләренең ислам финанслары өлкәсендә AAOIFI тарафыннан сертификацияләнгән экспертлар исеменә лаек булуларын ассызыклап, очрашуга ислам фәннәре докторы Идрис хәзрәт Кыёмовны чакырып, аның белән таныштырып узды. Кунаклар Коръән-хафиз Сәидкамал хәзрәт башкаруында мөнәҗәтләр тыңлады, мөфтинең спорт белән шөгыльләнүе, хоббилары белән кызыксынды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана