Татарстан мөфтияте хатын-кызлар өчен «Затлы мәҗлес» проектын башлап җибәрде

18 февраль 2021 ел 09:44
Татарстан мөфтияте хатын-кызлар өчен «Затлы мәҗлес» проектын башлап җибәрде

Изге раҗәб аеның 5 нче көнендә (17 нче февральдә), Галиев мәчетенең конференцияләр залында «Затлы мәҗлес»нең беренче очрашуы узды. Әлеге проектны ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, очрашуга килгән мөслимәләрне сәламләп, әлеге проектның барлыкка килү тарихы турында сөйләде, «Затлы мәҗлес» исеменең мәгънәсен ачты. «Әлеге очрашулар дәресләр, лекторийлар форматында үтүче чаралар түгел, бу безнең гүзәл динебез турында рухи сөйләшүләр. Сәхәбәләр, Пәйгамбәр ﷺ хатыннары яшәеше, безнең, мөселман хатын-кызларының күңел серләре, авыртулары – нәкъ менә шул хакта без үз фикерләребез белән уртаклашачакбыз, гаилә даирәсендә фикер алышачакбыз», – дип билгеләп үтте.

Бу кичәнең беренче темасы "Йөрәк – ул савыт, аны Коръән белән тутыр» дип аталды. Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе  мөгаллиме, остаз Ландыш Ибраһимова Коръәнне өйрәнүнең мөһимлеге, һәр мөселман тормышында юл күрсәтүче Коръән турында сөйләде. Остаз мөслимәләргә үзенең Коръәнгә карата мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә торган серләре һәм кагыйдәләре белән уртаклашты, алар көн саен Аллаһның китабын укырга этәргеч бирәчәк. «Яңгыр бөтен пычракны җир йөзеннән юдырган кебек үк, Коръән дә безнең йөрәкләрдән пычракны юа», – дип билгеләп үтте.

Мөслимәләрнең, түгәрәкләнеп утырып, үзара сөйләшеп утырулары очрашуның иң истә калырлык, җанга рәхәт өлеше булды. Аларга алдан Коръән аятьләре язылган кәгазь битләре таратылды. Һәм алар: "Ни өчен нәкъ менә миңа әлеге аять туры килде? Бәлки бу аять минем тормышымдагы проблеманы хәл итәр?» – дип, үз-үзләренә сораулар биреп, үз фикерләре, үзләренең тормыш тәҗрибәсе  белән уртаклашты. Бу хәлләр һәркемнең күңелен йомшартты, беркем дә битараф калмады.

Бу очрашу һәр мөслимәне Коръән турында уйлануларга этәрде.

Исегезгә төшерәбез, мондый очрашулар айга ике тапкыр чәршәмбе көнне кичке җиденче яртыда (18.30) үткәреләчәк. Үткәрү урыны, проект турында тулырак «Затлы мәҗлес» әңгәмәсеннән белергә мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана