«Ярдәм» фондында Татарстан мөфтиятенең республика колонияләрендә эшләүче имамнары утырышы узды

19 февраль 2021 ел 09:34
«Ярдәм» фондында Татарстан мөфтиятенең республика колонияләрендә эшләүче имамнары утырышы узды

 «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең республика төзәтү учреждениеләрендә хезмәт куючы имамнарының чираттагы утырышы узды.

Чарада Татарстан Республикасы мөфтие киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең Аппарат җитәкчесе Галиев Илдар Шамил улы, аның ресоциализация мәсьәләләре буенча урынбасары Рязанов Дмитрий Анатольевич, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аппарат җитәкчесе Арсланов Ирек Мансур улы, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең оператив идарәсе башлыгы Хаҗиев Руслан Әнвәр улы, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең тәрбия эше бүлеге башлыгы Веряскин Алексей Иванович, шулай ук республиканың төрле районнары имамнары катнашты.

Чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән 2020 елда хезмәттәшлек буенча эш нәтиҗәләре, агымдагы елга планнар, шулай ук Татарстан колонияләрендә изге Рамазан аен үткәрүгә әзерлек турында фикер алыштылар.

Илдар хәзрәт Баязитов үзенең сәламләү сүзендә узган елның кайбер казанышларын билгеләп үтте. 2020 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Эдуард Хиалиев арасында Килешүгә кул кую да әһәмиятле вакыйга булды. Бу хөкем ителгән дин тотучылар белән эшләүче Татарстан Республикасы имамнары эшенең нәтиҗәлелеген тану дигән сүз.

Фикер алышуда катнашучылар иректән мәхрүм итү урыннарында рухи тукландыруның төп өстенлекләрен билгеләп үттеләр. Аерым алганда, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия Аппараты җитәкчесе Галиев Илдар Шамил улы, Кукмарадагы күңелсез вакыйгаларны искә төшереп, иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыгучыларны иректәге тормышка җайлаштыру мәсьәләсенә һәръяклап якын килүнең мөһимлеген әйтте.

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре дин әһелләренә хезмәтләре, шулай ук эпидемиягә кагылышлы чикләүләр белән бәйле аңлату эшләре алып барган өчен рәхмәт белдерде. Алар җыелышта катнашучыларны дин тотучылар турында статистик мәгълүматлар, имамнар эшчәнлегенә кагылышлы эчке күрсәтмәләр белән таныштырды.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Аппараты җитәкчесе Ирек Мансур улы Арсланов, очрашуны йомгаклап, имамнарга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм алар алып барган эшчәнлекнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төрмәләргә Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана