Мөфти Алабуга Җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде

19 февраль 2021 ел 13:43
Мөфти Алабуга Җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде

Бүген, раҗәб аеның 7 нче көнендә (19 нчы февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Алабуга Җәмигъ мәчетендә җомга намазын алып барды. Үзенең вәгазендә Камил хәзрәт иң беренче чиратта җыелган халыкны изге ай – раҗәб аеның беренче җомгасы белән тәбрикләде. Ул әлеге айның фазыйләтләре белән таныштырды һәм: “Рәҗәб – Аллаһның ае, шәгъбан – минем аем, ә Рамазан – өммәтемнең аедыр”, – дип, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисен искә төшерде. Мөфти хәзрәт бу айда Коръән укырга, тәүбә итәргә, күбрәк изге гамәлләр кылырга чакырды. Раҗәб аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләребез өчен Аллаһ Раббыбыз савапларны арттырып бирәчәк.

Алга таба мөфти Камил хәзрәт Коръәннең фазыйләтләренә тукталып үтте:  «Коръән белән бәйле бар нәрсә үзеннән-үзе бөек була, – дип әйтте ул. – Җәбраил галәйһиссәлам Коръән белән килгән, фәрештәләрнең башлыгына әйләнгән. Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Коръән бирелә, ул беренчеләрнең һәм соңгыларның башлыгына, пәйгамбәрләрнең иң яхшысына әверелә. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм өммәтенә Коръән бирелә, һәм ул иң яхшы өммәт була. Коръән Рамазан аенда иңдерелә һәм ул барлык айларның солтанына әйләнә. Әгәр Коръән синең тормышыңа керсә, синең төнең һәм көнең иң яхшы төн һәм көн булачак. Синең иң яхшы көнең – Коръән белән үткәргән көнең”.

Мөфти үз вәгазендә шулай ук тәкәбберлектән сакланырга, әдәп-әхлаклы, инсафлы булырга чакырды. 

Исегезгә төшерәбез: мөфти Алабугага “Изге Коръән дөньясында” күргәзмәсен ачу өчен килде. Ул нәзарәт белән бергәлектә Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап оештырылды һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында урын алды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана