Татарстан мөфтиенең Халыкара туган тел көне уңаеннан мөрәҗәгате

21 февраль 2021 ел 08:00
Татарстан мөфтиенең Халыкара туган тел көне уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Газиз милләттәшләрем!

Бүген бөтен дөньяда халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Татарстанда бу датага аеруча мөһим игътибар бирелә, чөнки татар теле халкыбызга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән олы бүләк булып тора. Динебез дә, туган телебез дә милләтебезгә гасырлар арасында сакланып калырга һәм йолдыз булып янарга мөмкинлек бирә. 

Һичшиксез, туган тел – Аллаһтан әманәт. Аллаһ насыйбы белән без татар булып туганбыз, тәннәребездә татар каны ага, бабаларыбыз татар-мөселман гореф-гадәтләре белән яшәгән, татар телендә сөйләшкән... Ә Коръәндә кеше өстенә Яралтучыбыз тарафыннан нәрсә йөкләтелгән, ул шуны үтәргә һәм сакларга тиеш, диелә. “Әл-Әнфәл” (“Табышлар”) сүрәсенең 27 аятендә Раббыбызның әмере менә шулай яңгырый:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَخُونُوا اللَّهَ وَالرَّسُولَ وَتَخُونُوا أَمَانَاتِكُمْ وَأَنتُمْ تَعْلَمُونَ

Мәгънәсе: “И, иман китерүчеләр! Белә торып, Аллаһка һәм Аның рәсүленә хыянәт итмәгез, әманәтләрегезгә дә хыянәт итмәгез”. Ягъни Раббыббыз иманга, сөннәткә, ата-ана һәм балаларга, әби-бабаларыбызның рухи кыйммәтләренә, туган җиргә, туган телгә хыянәт итмәскә куша. Чөнки боларның барысын Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәте белән колларына саклау өчен тапшыра.

Заманында татарлар ислам дөньясында үзенең лаеклы урынын алып торган. Моның төп сәбәбе - безнең мәшһүр татар дин галимнәребезнең хисапсыз дини, фәнни хезмәтләр язуында, көчле татар мәктәп-мәдрәсәләре оештыруларында, гыйлемле һәм алдынгы карашлы, миллиүзаңлы шәкертләр тәрбияләүләрендә... Күпгасырлык татар рухи мирасы милләтебезнең ышанычлы нигезен дә тәшкил итә, шул ук вакытта киләчәкнең чиксез офыкларында маяк булып та балкып-янып тора. 

Раббыбыз Коръәндә болай ди: 

وَمِنْ آيَاتِهِ خَلْقُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَاخْتِلَافُ أَلْسِنَتِكُمْ وَأَلْوَانِكُمْ إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَاتٍ لِّلْعَالِمِينَ

Мәгънәсе: “Күкләрне һәм җирне яралтуы да, телләрегезнең һәм төсләрегезнең төрлелеге дә – Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда (Аллаһы Тәгаләнең бөек сыйфатларын яхшы) белгәннәр өчен билгеләр бар” (Әр-Рум (Румлылар) сүрәсе, 22 аять). Ягъни Аллаһы Тәгалә күк һәм җирне барлыкка китерү белән бергә кешелекнең телләр һәм милләтләр төрлелеген яралткан һәм монда без белмәгән, әмма аңларга һәм моны кабул итәргә тиешле Аның хикмәте, илаһи нияте барлыгы турында кисәтеп куя.

Яралтучыбызның Рәхмәте белән татар милләте хак диндә булуы өчен шөкераналар кылып, халкыбызга үзенең рухи мирасын һәм туган телен саклап калырга Раббыбыздан ярдәм сорап догада булыйк, газиз милләттәшләрем!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана