Мөфти “Кубок Дружбы – Дуслык” турнирының финалы ачылышында катнашты

21 февраль 2021 ел 15:42
Мөфти “Кубок Дружбы – Дуслык” турнирының финалы ачылышында катнашты

Бүген, Раҗәб аеның 9-нчы көнендә, Раифа күле бозында шайбалы хоккей буенча “Кубок Дружбы – Дуслык” Бөтенроссия турнирының финал уены узды, ул кичә Казан шәһәренең “Баско” боз сараенда ачылган иде. Йомгаклау матчларын ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, шулай ук РФ эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов, Яшел Үзән муниципаль районы хакимияте җитәкчелеге, Татарстан Республикасы хоккей федерациясе вәкилләре, һөнәри һәм һәвәскәр спортчылар катнашты.

Хоккей турниры Казан епархиясе башлангычы белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы Яшел үзән муниципаль районы, Раифа Богородицкий ир-атлар монастыре, Татарстан Республикасы хоккей федерациясе, Казан шәһәре хоккей федерациясе, Казан югары танк училищесы, ПАО “Татнефть”, «ЗаряД» ҖЧҖ ярдәмендә оештырылды.

Үзенең сәламләү сүзендә Камил хәзрәт Сәмигуллин финалга чыгучы командаларга уңышлар теләде һәм спорт мәйданчыгында бергә җыелу традициясе сакланачагына өметен белдерде. Сәламләү сүзләреннән соң Камил хәзрәт һәм владыка Кирилл шайбаны символик рәвештә атып, уенны башлап җибәрү өчен бозга чыкты.

Турнирда Казаннан һәм Уфадан 6 команда катнашты. Алар арасында: «ОРЯВОО» командасы (Казан шәһәре) – православие храмнары настоятельләре һәм мәчет имам-хатыйблары, башкарма комитет хезмәткәрләре, шулай ук Казан шәһәренең “Казан Нуры” мәчетенә йөрүче мөселманнардан торган һәвәскәрләр командасы, «Фемида» командасы (ул ТР Югары суды судьялары, шәһәр һәм район судларының федераль судьяларыннан торды), ә «Добрыня» һәм «Т-26» командалары Казан югары танк училищесы һәм Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан җыелды. Барлык коллективлар да катнашучы медальләре һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.

“Кубок Дружбы – Дуслык” Бөтенроссия турниры республикада төрле конфессияләр арасында хоккейны популярлаштыру, дуслыкны һәм татулыкны ныгыту кебек күркәм эш өчен хезмәт итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана