Кукмара мәдрәсәсендә татар теле елына багышланган викторина үткәрелде

24 февраль 2021 ел 16:45

23 февраль көнне Кукмара мәдрәсәсенең кичке бүлегендә белем алучы ир-егетләр төркемнәре арасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган кызыклы чара уздырылды. Чараның беренче өлеше шәкертләрнең туган телне ни дәрәҗәдә белгәннәрен ачыклауны максат итеп куйды: алар “Агачлар атамалары”, шулай ук “Хайваннар, кошлар һәм төсләр” атамалары кебек номинацияләрнең һәрберсендә  егермләп сүзне рус теленнән татарчага тәрҗемә итәргә тиеш иде.

Икенче өлешендә исә шәкертләргә төркем белән алдан әзерләгән “өй эшен” күрсәтергә кирәк булды: мәсәлән, татар телендә яңгыраган боерыклар буенча атлап йөрергә (татарча маршировка), шулай ук татар телендә геометрия дәресен үткәрергә, гәүдәләр ярдәмендә 6 татар хәрефен күрсәтергә, барлык туган-тумачаларның татарча атамаларын әйтеп чыгарга.

Укучыларның чыгышларын мөгаллимнәрдән торган абруйлы жюри бәяләде. Гомум нәтиҗә буенча 1-нче урынга 2 курс шәкертләре лаек булды. Чара тәмле чәй мәҗлесе белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана