Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә Коръәннең 30-нчы җүзен белү бәйгесе төгәлләнде

25 февраль 2021 ел 16:55
Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә Коръәннең 30-нчы җүзен белү бәйгесе төгәлләнде

Бүген Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә Коръәннең 30-нчы җүзен белү буенча мөселман белем бирү оешмалары арасында команда бәйгесе тәмамланды.

Бәйгене Казан ислам университеты, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге оештырды.

Бәйгедә барлыгы 10 команда катнашты, алар Татарстан мәдрәсәләреннән һәм югары ислам уку йортларыннан, шулай ук Казанның “Госмания” мәктәбеннән килделәр.

Конкурс биш этапта узды, һәрбер этап барышында жюри һәрбер команда әгъзасына сораулар бирде. Шулай итеп, барлык катнашучылар да Коръәннең 30-нчы җүзен яттан белүләрен, ә иң мөһиме – дөрес укуларын күрсәттеләр.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков мондый бәйгеләр мөселман яшьләренә Коръәнне ятлау өчен зур омтылыш бирүен билгеләп үтте.

– Дин кардәшләребезнең балаларга яшьтән үк Коръәнгә мәхәббәт тәрбияләүләре, аларның Коръәнне өйрәнергә, мәгънәләрен аңларга теләүләре сөендерә. Без шәкертләрнең белем дәрәҗәсе төрле булуын күрәбез, әмма иң мөһиме - студентның Коръәнне өйрәнүдә тырышлык һәм даимилек күрсәтүе, бу исә үз җимешләрен бирәчәк, – дип әйтте Булат хәзрәт.

Бәйгене оештыручыларның берсе, Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшид хәзрәт Фәизов Коръән бәйгеләренең шәкертләргә киләчәктә белем алулары өчен яхшы стимул булуын билгеләп үтте.

– Чөнки барлык мәдрәсәләр дә булачак имамнар әзерли, ә имам өчен беренче чиратта Коръәнне дөрес һәм матур итеп уку мөһим, шуңа без әлеге бәйгене үткәрергә уйладык. Шәкертләр үзләренең белем дәрәҗәсен күтәрә һәм киләчәктә үз мәчетләрендә халыкны укыта алачак, – дип ассызыклады Габдерәшид хәзрәт.

Бәйге нәтиҗәләре буенча жюри өч җиңүче команданы билгеләде:

I урын – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе;

II урын – Казан ислам университеты;

III урын – “Госмания” мәктәбе һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә.

Бәйгедә җиңүчеләр акчалата, ә барлык катнашучылар истәлек итеп бирелгән бүләкләргә ия булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана