Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары “Чиста мәчет” акциясе кысаларында Рамазан ае алдыннан республика мәчетләрендә җыештыру-чистарту эшләренә кереште. Һәр шимбә көнендә волонтерлар Казанның бер мәчетендә өмә үткәрәчәк. Акция барышында егетләр-кызлар “Казан нуры”, “Сәлах”, “Рамазан” мәчетләрен тәртипкә китерергә өлгерде инде. Ә бу атнаны, ягъни иртәгә – шимбә көнне – волонтерлар Казанның Габдерәхим Утыз Имәни мәчетендә өмә үткәрәчәк. Имәнлек урамы белән Рихард Зорге урамнары киселешендә төзелүче мәчет әйләнәсендә төзелеш калдыкларын җыярга, чүп-чарны чыгарырга, тәртип урнаштырырга кирәк – шуңа бу атнаны бары егетләр генә чакырыла. Өмәгә эш киемнәреннән, маска-перчаткалардан килү таләп ителә.
Акциядә катнашу өчен нәзарәтнең социаль үсеш бүлегенә 8 (843) 237-86-18 телефонына шалтыратып язылырга кирәк.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Миңа өммәттәшләрем өчен әзерләнгән әҗер-саваплар күрсәтелде, алар арасында хәтта кеше мәчеттән алып чыккан тузан бөртеге өчен дә савап бар иде”.
Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул итсен!
Исегезгә төшерәбез, “Чиста мәчет” акциясе 2017-нче елдан бирле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә анда катнашу өчен яшьләр арасыннан ике йөзләп мөселман-волонтёр җәлеп ителде, алар Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен Татарстан мәчетләрендә өмә үткәрде.