Бөгелмә мөхтәсибәтендә балалар арасында “Туган тел көне”н үткәрделәр

01 март 2021 ел 09:00

Кичә, раҗәб аеның 16-нчы көнендә (28-нче февральдә), Бөгелмә мөхтәсибәтенең “Подлесный” бистәсе мәчетендә “Туган тел көне” дип исемләнгән балалар бәйрәме узды.

Бәйрәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.

Әлеге чарада Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, мәчет имамнары, мәхәллә халкы катнашты.

Олылар һәм балалар киез итекләрдә хоккей уйнадылар, спорт эстафеталарында көч сынаштылар. Кызлар өчен милли ризыклар бәйгесе оештырылды. Шулай ук теләге булган һәр кеше «Минем динем Ислам» викторинасында катнаша алды. Чара ахырында шигырьләр бәйгесе узды.

Барлык катнашучыларга “Татарча әлифба” һәм бүләкләр тапшырылды. Шигъри формада татар хәрефләрен истә калдырырга ярдәм итүче әлифба гаиләдә туган телдә сөйләшү кирәклеген искә төшерәчәк, туган телгә мәхәббәт тәрбияләячәк.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте бәйрәм оештырганы өчен “Подлесный” бистәсе мәчете активына рәхмәтләрен белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана