“Мөхәммәдия”дә Габделхак хәзрәт Каюмовны искә алдылар

01 март 2021 ел 14:53
“Мөхәммәдия”дә Габделхак хәзрәт Каюмовны искә алдылар

Кичә, раҗәб аеның 16-нчы көнендә (28-нче февральдә), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең кичке бүлегендә III курста белем алучы шәкертләр тарафыннан Габделхак хәзрәт Каюмовны искә алу кичәсе үткәрелде. Очрашуда хәзрәтнең шәкертләре, туганнары, балалары, оныклары катнашты. Оештыручылар тарафыннан яшь буын остазларыбызны, укытучыларны белсеннәр, мирасны онытмасыннар дигән максат куелды. Шәкертләр катнашучыларны эзләнү эшләре белән таныштырдылар, биредә шулай ук Габделхак хәзрәтнең бертуган энесе Заһит абый, Габделхак хәзрәтнең малае Зөфәр һәм аның улы Рөстәм, Габделхак хәзрәтнең бертуган сеңлесенең оныгы Хәйдәр катнашты.

Кичәгә килгән кунаклар – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Казанның “Нурулла” мәчете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Галиуллин, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең мөгаллимнәре Рамил хәзрәт Зарипов, Әхмәт хәзрәт Сабиров, Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев истәлекләре белән уртаклаштылар.

Быел Габделхак хәзрәт Каюмовның (1921-1999) тууына 2 март көнне 100 ел тула. Ул мөселман мәгарифе өлкәсенә зур өлеш керткән шәхесләребезнең берсе иде. Габделхак хәзрәт 1965 елда ук төркем җыеп, ислам нигезләрен өйрәтә башлый. Анда белем алучыларның күбесе танылган имамнар, дин әһелләре булып китәләр.

Кукмара районы Ядегәр авылында 2006 елдан аның исеме белән авыл мәчете аталып йөртелә. Хәзрәтне искә алу чаралары туган авылында иртәгә узачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана